Ике елга якын элек Мисырдан Татарстанга күченеп кайткан Рәсүл Тавдиряковның кызлары Казан мәктәпләрендә белем ала. 11 һәм 12 яшьлек яулыктан йөргән кызларны яшьтәш малайлар "Аллаһ бабах", "Син үскәч интихарчы буласыңмы?", "Говно в платочке" кебек сүзләр белән котырта икән. Бу хакта Тавдиряков үзенең Facebook битендә язгач, күпләр Татарстанда мондый хәлнең булуына гаҗәпләнү белдерде.
Тавдиряков Азатлыкка кызларының кайда укуын әйтергә теләмәде. "Бу мәктәп проблемы түгел. Аннары кызларым икесе ике мәктәптә укый", диде ул.
Аның сүзләренчә, монда ниндидер куркыныч нәрсә дә юк, чөнки малайларның кызларны котыртуы, шул рәвешле әтәчләнүе гадәти әйбер.
"Бәлкем алар шул рәвешле кызларга кызыксыну белдерәләрдер, шаяралардыр. Шулай да мондый әйберләр бик күңелле түгел инде. Аннары бу матбугатның тискәре тәэсире нәтиҗәсе. Әгәр инде зурлар хиҗаплы хатын-кызлардан курка икән, балалардан нәрсә көтәсең?! Мин Мисырда яшәдем һәм гаиләмдә барысы да яулыклы хатын-кызлар булуга карамастан, Мәскәүдә кап-карадан киенгән мөслимә хатын-кызны күргәч, бераз шүрләп куйдым. Гәрчә моның мәгънәсезлек икәнен аңлыйм, әмма инде мигә шулкадәр сеңдергәннәр. Нәрсәдер булыр төсле тоелып китә.
Инде зурлар хиҗаплы хатын-кызлардан курка икән, балалардан нәрсә көтәсең?!
Ул мәктәптәге балалар да андый сүзләрне кайдандыр алган бит инде. Юкса инде Татарстанда яшиләр һәм күпчелеге татар-мөселманнар. Хәзер инде бераз тынычландылар, элек күбрәк котырталар иде", ди Рәсүл.
Тавдиряков әйтүенчә, мәктәптә яулыктан йөрүче башка кызлар да бар.
Алар Мисырдан күченеп кайткач кызларына: "барыгыз яулыксыз йөреп керегез" дип әйткәч, кызлары ризалашмаган.
"Мисырда алар кечкенәдән үк яулыктан йөрде, чөнки анда инде ул гадәткә кергән. Яулык алар өчен киемнең бер өлеше кебек. Алар үзләрен яулыксыз күз алдына да китерә алмый", ди ул.
Психология фәннәре кандидаты Люция Закирҗанова Азатлыкка әйтүенчә, бу психологик түгел, ә толерантлык проблемы.
"Балаларга башка яшьтәшләрен котырту хас әйбер. Аларның бер-берсе алдында үз-үзен күрсәтәсе килә, бу бигрәк тә малайларга хас. Һәм малайлар бигрәк тә кызларны котыртырга ярата. Бу яшь белән дә бәйле. Үсә-үсә ул бетәчәк, әлбәттә.
Әмма бу очракта дини хисләргә кагылу турында сүз бара һәм бу инде тәрбия проблемы. Монда инде ата-аналар һәм мәктәп балаларга аңлату эшләре алып барырга тиеш. Толерантлык мәсьәләсен аңлату мөһим. Ягъни шәхескә кагылырга ярамаган кебек, дини хисләргә дә кагылырга ярамый дип өйрәтергә кирәк. Аннары кием ул кешенең шәхси эше. Безнең аннан көләргә яки шаяртырга хокукыбыз юк", диде ул Азатлыкка.
Закирҗанова сүзләренчә, яулыктан йөргән кызларга да стресска бирешмәскә өйрәнү зарур, чөнки яулык бәйләү ярдәмендә, ягъни кием аркылы үз диннәрен чагылдыра икән, алар инде мондый проблем белән вакыт-вакыт барыбер очрашачак. Шулай да ул һәрбер кешенең үзеннән көлүне авыр кабул итүен әйтә.
"Кызларда үзләреннән көлүләре үпкә тудыра. Бу әле ким дигәндә. Әгәр яшүсмер чорында булсалар, алар бөтенләй йомылырга һәм тулысы белән дингә кереп китеп дөньяви гамәлләрдән читләшергә, яисә инде көлмәсеннәр өчен бөтенләй диннән баш тартып ата-анасына: "Мин күпчелек ничек йөри, шулай киенеп йөриячәкмен" дияргә, яшьтәш малайлар белән аралашудан, хәтта мәктәпкә барудан баш тартырга мөмкиннәр.
Башкалардан аерылып торган балаларга бераз авыррак була. Яшүсмер вакытта балалар бер-берсенә охшарга тырыша.
Хәтта бу кызларның ата-аналары полициягә дә шикаять итә ала. Аннары инде бу пробемның юридик ягы калкып чыгачак", ди психолог Люция Закирҗанова.