Татарстанда Лаеш комплексында кош кизүе сәбәпле 450 мең баш тавык яндырылачак.
Владимир шәһәрендәге Бөтенрусия хайваннарны фәнни-тикшеренү институты экспертлары Лаеш кошчылык комплексында кош кизүе чире барлыгын раслаган.
"Кызганычка мәгълүмат расланды. Н5 кизүе ачыкланды", дип белдергәннәр "Реальное время"га Татарстан хөкүмәтенең баш ветеринария идарәсендә.
Барлык тавыкларны яндыру планлаштырыла. Бу уртача 450 мең баш. Комплексның сәүдәгә озатылган тауары кибетләрдән алына.
Ветеринария идарәсе белгечләре вирусны күчмә кошлар керткән булырга мөмкин дип саный. Элегрәк Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов кошчылык комплексындагы барлык тавыкларны юк итү мөмкинлеген әйткән иде.