Ринат Закиров конгресс рәисе итеп дүртенче мәртәбә сайлану мөмкинлеген кире какмады

Your browser doesn’t support HTML5

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров конгрессның быел августта узачак VI корылтаенда бу вазифага дүртенче мәртәбә сайлану мөмкинлеген кире какмады.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров конгрессның быел августта узачак VI корылтаенда бу вазифага дүртенче мәртәбә сайлану мөмкинлеген кире какмады.

Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Азатлыкның "Президентлар да ике мөддәткә генә сайлана, үзегезгә алмаш әзерлисезме?" дигән соравына ачык итеп җавап бирүдән баш тартты.

"Тормыш күрсәтер. Бервакытта да алай яки болай була дип әйтергә кирәкми... Монда аерым кешенең теләгеннән генә тормый. Дөнья күрсәтер", диде Закиров Казанда 18-20 майда узачак "Милли тормыш һәм дин" дип аталган VIII бөтенрусия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат очрашуында.

Закиров конгрессның башкарма комитетын инде 2002 елдан бирле җитәкли һәм моңарчы бу вазифага өч мәртәбә сайланды. Башкарма комитет рәисе биш елга бер мәртәбә узучы корылтайларда сайлана.

Дин әһелләре форумында катнашучыларның бер өлеше Казан кирмәнендә хан сөякләрен җирләүгә дә барачак. Закиров әйтүенчә, әлеге чара белән Татарстан мөселманнары диния нәзарәте шөгыльләнә.

"Безгә имамнардан вәкиллек әзерләргә әйттеләр. Барлык мең кешене дә анда катнаштыра алмыйбыз, форумның програмы болай да тыгыз төзелгән. Без 80-100 кешелек төркем җибәрәчәкбез. Җомга намазаннын соң алар шунда катнашачак", диде ул.