Нури Эмирвелиевнең кырымтатар сөргене хатирәләре

Your browser doesn’t support HTML5

18 май кырымтатар халкы язмышында иң кара көннәрнең берсе. 1944 елда, әтиләре сугышта булган чакта, әниләре, әби-бабалары белән йөк вагоннарына төялеп Себергә, Үзәк Азиягә һәм Советлар Берлегенең башка төбәкләренә озатылган сабыйлар – бүген инде олыгайган картлар. Алар ул кара көннәрне һич тә истән чыгара алмый. Шуларның берсе, 84 яшьлек Нури Эмирвелиев Азатлыкка үз күзләре белән күргәннәрен сөйләде.