Тубылда "Сүзге-тора" фестивале уза

Фестивальдә катнашкан Себердәге һәм Алтайдагы асаба төрки халыкларның вәкилләре киләчәктә хезмәттәшлек турында килеште.

19-20 май Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә беренче тапкыр "Сүзге-тора" фестивале үтә. "Мирас" оешмасы шурасы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских сүзләренчә, әлеге фестиваль берничә чараны үз эченә ала.

19 май Тубыл шәһәре хакимиятенең конференцияләр залында "Себертатарларның һәм себердәге асаба төрки халыкларның тарихи-мәдәни мирасы" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Бу чарага төрле асаба халыкларның милли активистлары, галимнәр һәм аспирантлар – утызлап кеше җыелган.

"Монда Томски, Омски, Кемерово, Новосибирски өлкәләреннән, Алтайдан һәм Татарстаннан төрки халыкларның вәкилләре катнаша. Себертатарлар, шорлар, тофалар, телеутлар һәм башка милләтләр бар.

Себердәге төрки халыкларның проблемнары уртак. Бу түгәрәк өстәл вакытында проблемнар гына каралмый. Сүз алга таба фәнни эзләнүләр, тикшеренүләр үткәргәндә һәм мәдәни чараларны оештырган вакытта хезмәттәшлекне ныгыту, бергә аралашып эшләү юллары турында барды. Барыбызның да максаты – төрки халыкларның тарихын барлау, мәдәниятне һәм телне саклау", диде Тычинских.

Галимә сүзләренчә, мондый түгәрәк өстәлләрне Себердә һәм Алтайда төрки халыклар яшәгән башка шәһәрләрдә дә үткәрү мөмкинлеге тикшерелгән.

"Бу башка төрки асаба халыкларның көн-күрешләре, тарихлары һәм тормышлары белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген асаба халыкларның вәкилләре Тубылда себертатарларның үткәне һәм бүгенгесе белән таныша", ди Тычинских.

"Сүзге-тора" комплексы булачак урынны чистарталар

20 май Тубыл янындагы Сүзге-тора (Сузгун-гора) дип аталган урында уеннар, бәйгеләр, себер татарларының Урта гасырлардагы тормышы турында театральләштерелгән тамаша планлаштырылган иде.

Соңыннан хакимиятләрнең бу чараны тыйганы билгеле булды. Шулай да, "Сүзге-тора" фестивалендә катнашучылар киләчәктә "Сүзге-тора" дип аталган мемориаль комплекс төзеләчәк урынны барып караячак. Искер комплексындагы кебек үк монда ханбикәгә багышланган музей һәм башка корылмалар төзү планлаштырыла.

Буыннан-буынга тапшырылып килгән риваятьләргә күрә, Сүзге-торада Күчем ханның җәмәгате, Себер ханбикәсе Сүзге яшәгән урын булган. Тычинских сүзләренчә, "Мирас" оешмасы бу комплекс өчен җирләрне арендага алган.

20 май кичен Тубыл шәһәрендә фестивальгә килгән төрле асаба халыкларның сәнгатькәрләре катнашында концерт була.

****

Ел да август аенда Тубылда "Искер-җыен" фестивале узып килде. Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты себертатарларның тарихи-мәдәни чарасы булган "Искер-җыен" халыкара фестивален һәм "Искернең тарихи язмышы" дип аталган русиякүләм фәнни-гамәли конференцияне "җәмәгатьчелек өчен әһәмияткә ия түгел" дигән карар чыгарып, финанслаудан баш тартты.

Соңрак Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев Азатлык белән әңгәмәдә "Искер җыен" фестивален дә, "Искернең тарихи язмышы" конференциясен дә яхшырак итеп үткәрергә кирәк дип әйтте.