Полозов: "Чубаровны Кырымга кертү – сәяси мәсьәлә"
Your browser doesn’t support HTML5
Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Кырымга килергә әзер булуын белдерде. Ул үзенең урынбасары Ахтем Чийгоз өстеннән Кырымда ике елдан артык барган мәхкәмәдә төп шаһит санала. Әмма 2014 елда Чубаровка Кырымга керү биш елга тыелган иде. Чийгозны яклаучы адвокат Николай Полозов Чубаровның әлеге ниятләре турында Азатлыкка тулырак мәгълүмат бирде.