31 май Казанның "Эрмитаж" концерт-һоллында "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең җыены узды. Хәрәкәтнең сәяси шурасы башлыгы итеп янәдән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Җыенда Мөхәммәтшин иҗтимагый хәрәкәтнең эшчәнлеге турында хисап тотты. Спикер сүзләренчә, хәрәкәт бүген 110 физик затны һәм дистәдән артык төркемне берләштерә. "Татарстан - Яңа гасыр" сайлауларда "Бердәм Русия" фиркасе белән хезмәттәшлек итә һәм Владимир Путинга теләктәшлек белдерүче "Гомумрусия халык фронты" хәрәкәтенең бер мисалы булып тора", диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт шурасы рәисе Татарстан белән Русия арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы килешү темасына кагылмады. Журналистларга ул "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте турында гына сорагыз, диде. "Җыен Владимир Путин алып барган, илнең куәтен арттыруга, милләтара тынычлык һәм килешү саклауга, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшүгә юнәлтелгән сәясәткә теләктәшлек белдерә", дип кенә әйтте һәм бу юлда демократик федерализм тормышка ашырылырга тиеш, дип өстәде.
Парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова шартнамә турындагы сорауга "Бу хакта сөйләргә иртә әле, күз тидерәсез" дип кенә җаваплады.
Хәрәкәт шурасы әгъзалары федераль үзәк белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр темасын күтәрүне апрель аенда узган утырышта ук сораганнар иде. "Сезнең теләкне аңлыйм, ләкин, минемчә, бүген бу сорауны күтәрү инде кирәкми дә", дип җаваплаган иде Мөхәммәтшин ул вакытта. "Миндә тулы мәгълүмат юк, ләкин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Русия президенты Владимир Путинның кичәге очрашуында бу тема турында сөйләшенгәндер", дип китерде спикерның сүзләрен "Реальное время". Ләкин соңрак әлеге яңалык юкка чыкты.
Төбәкләр арасында "президент" атамасы бары тик Татарстанда гына калды. Апрель аенда Путин Кремльдә Миңнеханов белән очрашты. Ләкин медиа язуынча, сүз нигездә республикадагы банк кризисы турында барган.
Вәкаләтләрне бүлешү турындагы хәзерге килешү Владимир Путин һәм Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев тарафыннан 2007 елның җәендә имзаланган иде. 2017 елның июнендә ул гамәлдән чыга.
Узган көздә Мөхәммәтшин яңа шартнамәдә Мәскәүдән күбрәк вәкаләтләр сорарга ният булуын белдергән иде.