Казанда Явыз Иванга һәйкәл кую хәбәре расланмый

Орелда Явыз Иван һәйкәле

Василий Селиванов Idel.Реалиига "бу бик катлаулы проект, ләкин әгәр Александров шәһәре минем белән элемтәгә чыкмаса, мин башка шәһәрләрне дә карый башлаячакмын", дип белдергән. Автор сүзләренчә, һәйкәлне Казанга кую тәкъдиме белән чыгучылар булмаган.

Җиздән коелган әлеге һәйкәл Владимир өлкәсендә 29 апрельдә ачылырга тиеш иде. Ләкин чарага ике көн кала бер төркем җирле депутат эшчеләргә һәйкәлне ачудан баш тарту турында карар күрсәтә һәм потны алып куярга куша.

Пот әлегә Мәскәү янындагы Долгопрудный шәһәрендә таш эшкәртү комбинатында саклана.

"Һәйкәл Мәскәүдә, Мәскәү янындагы берәр шәһәрдә яки тагын ике шәһәрдә куелырга мөмкин", дип язды "Московский комсомолец" Василий Селиванов сүзләренә таянып. Басма мәгълүматынча, һәйкәлгә дәгъва итүчеләр арасында Казан белән Коломна бар. Казан турындагы хәбәр расланмады.

Былтыр көз Орел каласында татарларның Хәтер көненә туры китереп Явыз Иванга һәйкәл ачкан иделәр. Шулай ук "канлы патшаны" яратучы даирәләр Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрләрендә дә аңа һәйкәл куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

Азатлык уздырган сораштыру Казанның үзендә дә Явыз Иванга һәйкәл куюны хуплаучылар күп булуын күрсәтте.

Әлеге күтәрелешкә каршы булучылар да җитәрлек. Красноярски ягындагы Кански шәһәрендә Явыз Иванга канлы казык рәвешендә альтернатив һәйкәл куелды. Аның авторы рәссам Владислав Гультяев Азатлыкка "Явыз Иван һәм Сталин кебекләргә һәйкәлләр кую репрессияләрне һәм җәзаларны хуплау" диде.

Орелда Явыз Иванга һәйкәл куелуга ике атна узуга, кемнәрдер аның башына капчык кидереп, муенына мыскыллы элмә такта асып куйды.