Сабантуйны ЮНЕСКО исемлегенә кертүдә төп киртә – Мәскәү сәясәте

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның "Матди булмаган мәдәни мирас турында" кануны 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Казанда узган матбугат очрашуында яңа канунга аңлатмалаар бирелде. ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен Татарстанның төп намзәте саналган Сабантуйга да аерым тукталып уздылар.