Башкортстан прокуратурасы Хәмитовтан башкорт телен укыту мәсьәләсен хәл итүне сорый

Рөстәм Хәмитов

Башкортстан прокуратурасы мәктәпләрдә башкорт телен укытуда, методик кулланмаларда, укыту процессын нормага салуда хилафлыклар табуын белдерә. Шулай ук мәгариф турындагы федераль кануннар белән тәңгәлсезлекләр бар, диелә.

Күпсанлы тикшерүләрдән соң прокуратура Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать иткән. Хәмитов бер ай эчендә җавап бирергә тиеш, дип яза ufa1.ru.

Уфаның 39нчы санлы мәктәбе ата-аналары "Урыс телле мәктәп укучыларының хокукларын яклау комитеты" төзегән иде. Алар Русия канунына сылтанып, башкорт телен өйрәнү ирекле булырга тиеш дип белдерде. Ләкин активистлар сүзләренә караганда, мәктәп җитәкчелегенә Башкортстан мәгариф министры һәм хакимият басым ясый.

"Безнең мәктәптә укыту процессы Русия һәм Башкортстан кануннарына нигезләнә. Без ЮНЕСКО мәктәбе дип аталабыз, гуманитар юнәлештә эшлибез, шуңа күрә телләр күп өйрәнелә. Башкорт теле дүртенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр укытыла", дип белдергән порталга 39нчы санлы гимназия җитәкчесе Ирина Киекбаева.

Кайбер башка мәктәп ата-аналары да әлеге агымга кушыла. Берничә ай дәвамында имзалар җыйганнан соң, активистлар прокуратурага мөрәҗәгать иткәннәр. Прокуратура берничә тикшерү уздырган.

Портал язуынча, республика башлыгы матбугат хезмәте прокуратура мөрәҗәгатен кабул итүне раслаган. Тиешле вакыт эчендә җавап булачак, диелә.

Рөстәм Хәмитов 19 июньдә Эхо Москвы радиосына биргән әңгәмәдә туган теле буларак балалар урыс телен дә, башкорт телен дә, татар телен дә, чуаш телен дә сайлый ала, дип белдероде. Програмда моңа ике сәгатьтән дүрт сәгатькә кадәр дәресләр каралган. Ләкин бу бары тик ата-аналарның язма рөхсәтеннән соң гына башкарыла, ди Хәмитов. Ресублика башлыгы сүзләренчә, дәүләт теле буларак башкорт теле барлык мәктәпләрдә дә бер яки ике сәгать укытыла.