Татар телен санламаган өчен штраф: түрәләр, үзегездән башлагыз!

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының бер телдә генә язылган тышкы ягы

Татарстан түрәләре "Дәүләт телләре турында"гы канунга үзгәрешләр кертүдә соңга калды. Эшмәкәрләрне штрафлар белән буар алдыннан дәүләт оешмалары беренче чиратта үзләре татар теленә мөнәсәбәтне яхшыртып уңай үрнәк күрсәтергә тиеш.

Татарстан Дәүләт шурасында телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертергә җыеналар. Аның нигезендә эшмәкәрләр, оешмалар үз элмә такталарындагы язмаларны ике дәүләт телендә дә язарга тиеш була. Юк икән, штраф салыначак. Аның күләме 500-1000 сум.

Уфадагы икетеллелеккә берсе дә аптырамый да, бу беркемнең ачуын да китерми

Бер уйлаганда, бу инде күптән гадәти күренеш булырга тиеш һәм ул "Дәүләт телләре турында"гы канунга мантыйк ягыннан туры килә. Штраф күләме дә артык өркетми кебек. Мәсәлән, Башкортстанда мондый принцип белән инде күптән эш итәләр. Уфадагы икетеллелеккә берсе дә аптырамый да, бу беркемнең ачуын да китерми.

Чуашларның Пĕртанлăх (Тигез хокук) оешмасы мәгълүматларына караганда, Чуашстан башкаласы Чабаксарда элмә такталарның 14 проценты ике дәүләт телендә язылган. Татарстан бу очракта артта сөйрәлүчеләр рәтендә булып чыга. Республиканың этносоцилоглары уздырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Татарстандагы элмә такталарның бары тик 5 проценты гына ике дәүләт телендә язылган.

Хикмәт нәрсәдә соң? Татарстанда штраф нормаларын кертү вакыты инде күптән җиткән. "Дәүләт телләре турында"гы канун 1992 елда кабул ителде, ә аның өчен җаваплылык турында сүз бары чирек гасырдан соң гына кузгатылды. Түрәләр хәзер бу мәсьәләнең нәкъ вакыты дип уйлый, күрәсең. Ә аның тискәре якларын уйлаучы бармы икән?

Хөрмәтле эшмәкәр, тагын 20 мең сум түлә!

Русиядә икътисади кризис, ваклап сату күләме кими, ә эшмәкәрләргә салынган штрафлар арта бара. Төрле тикшерүләр, салым инспекцияләре эшмәкәрләр белән һәр тиен өчен көрәшә, салымны сыгып бетерергә тырыша. 1 июльдән Русиядә тагын бер яңалык – эшмәкәрсең икән, онлайн кассалар белән эш ит. Моның өчен бизнес алып баручы кеше кимендә 20 мең сумын чыгарып салырга тиеш. Ә моның чыгымнары чынында 40 меңләп сумга төшә. Моңа әле икетелле элмә такталар эшләтү чыгымнары да өстәләчәк. Канунга үзгәрешләр кертү нәкъ менә сату-сәүдә объектларына кагыла, ә бу тармакта гадәттә кече бизнес эшли. Элмә такталардагы мәгълүматны татар телендә дә язу – өстәмә чыгым. "Хөрмәтле эшмәкәр, тагын 20 мең сум түлә!" дигәнне аңлата. Бу – зур булмаган элмә тактаны эшләтүнең минималь бәясе. Моннан тыш элмә тактаны шәһәрнең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә килештерергә кирәк. Эшмәкәрләр озын-озак эш итәргә өйрәнгән, бюрократия сазлыгына баткан түрәләргә туры мөрәҗәгать итмичә арадашчы ширкәтләрнең хезмәтеннән куллана. Бу очракта да өстәмә хезмәтләр өчен кимендә 8-10 мең сум түләргә туры киләчәк.

Ярты миллион сумга элмә такта ясамыйча 1000 сумлык штраф түләп котылачак

Канунга үзгәрешләр кертү кече һәм эре бизнесны тигез булмаган шартларга китереп кыса. Ритейлерлар өчен бу канун бар ни, юк ни. Аларга ул кагылмаячак, чөнки аларның атамалары, бренд буларак, тәрҗемә ителми. Банк, универсам, кафе сүзләре дә ничек бар, шулай ук калачак. Ә менә "Продукты 24", "Цветы", "Парикмахерская", "Обувь. Ремонт" дигәннәр барысы да татарчага тәрҗемә ителергә яки штраф түләнергә тиеш булачак. Зур сәүдә оешмаларын алганда да, элмә такталарын тәрҗемә итү кирәк булса, алар аның белән вакланып тормаячак. Берничә метрлы элмә тактаны яңадан ярты миллион сумга эшләткәнче алар тота да 1000 сумлык штраф түләп котылачак. Арзангарак төшәчәк.

Татарстанда кибет

Нәтиҗәдә, бу канун эшләп киткән очракта да, кече бизнес даирәсендә тискәре хисләр уятачак. Яңа кибетләр ачыла икән, алар тәрҗемә ителми торган, ниндидер универсаль атамаларга тукталачак. Эшмәкәрләр өчен штраф җәзалары нәтиҗәсендә республикадагы икетеллелек принциплары шик астында калачак, кешеләрдә ачу кабарачак, тагын татар телен көчләп тагалар дигән тәнкыйтьне көт тә тор.

Ел дәвамында икетелле элмә такталарны эшләтү өчен максатчан субсидияләрдән куллану мөмкинлеген тудырырга кирәк

Нишләргә? Бу очракта бәрдем-суктым эш итү дөрес түгел. Башта уңай мисалларны күрсәтеп, икетеллелекне кулланып уңышлы эшләүчеләрне аерып мактарга, аларның эшчәнлеген хупларга, кирәк икән, бүләкләргә, башкаларга уңай стимул дип аңлатып халыкта иҗтимагый фикер тудырырга кирәк. Эшне элмә такталардан түгел, ә фасадтагы язмалардан, мәгълүмат такталарыннан башларга кирәк. Аларны эшләтү чыгымнары азрак һәм аларны ясату бюрократик килештерүләр таләп итми. Моннан тыш, нәкъ менә фасад такталары тел ландшафтының күпчелеген тәшкил итә дә. Канун кертелә икән, аның механизмын шушы тармакта сынап карарга кирәк. Аннары гына элмә такталарга күчү дөресрәк булыр иде.

Чикләүләр кертү эше дә Казанның тарихи үзәгеннән башлансын иде, акрынлап канунны куллану географиясен башка районнарга да киңәйтергә кирәк булачак. Ел дәвамында икетелле элмә такталарны эшләтү өчен максатчан субсидияләр куллану мөмкинлеген тудырырга кирәк. Сүз уңаеннан, икетелеллелек принцибы шәһәрдәге тышкы реклам такталарына да кагыла. Аларга штраф салып канунны сынау дөрес булыр иде. Алар бит адым саен очрый.

Түбән Камадагы "Гаилә" паркы

Әмма иң мөһим фикерем – хөрмәтле түрәләр, үзегедән башлагыз, үрнәк күрсәтегез! Дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары, сәламәтлек саклау һәм спорт биналарын карагыз, аларның күпчелегендә фасад язулары бер телдә генә язылган. Җәмәгатьчелекнең "Татарчасы кайда?" дигән мөрәҗәгатьләре уңай нәтиҗәгә китермәде. Бу очракта бары тик Татарстан Дәүләт Шурасы гына "Дәүләт телләре турында"гы канунны тулысынча үти булып чыга.

Бюджет акчасына эшләнгән икән, ул ике дәүләт телендә дә башкарылсын

Республика, шәһәр күләмендә оештырылган рәсми чараларда дәүләт татар теленең никадәр читкә этәрелү күренеше дә гаҗәпләндерә. Бюджет акчасына уздырылган чараларда ник бер татарча язу булсын! Логотип, баннер, плакатлар, реклам такталары, рәсми мәгълүмат – барысы да русча. Чыгышлар ясала икән, татарча сәламнән башка ары кителми, анысы да кайчак истән чыга. Татар теле булырга мөмкин, әмма ул кечкенә кушымта ролен уйный. Татарстанда, аеруча Казанда инглиз теле татар теленнән өстен булып күренә, ул безнең татар телен кысрыклап чыга дигән хис туа.

Татарстанның тел сәясәтендә гади бер принцип өстенлек итәргә тиеш: республикада бюджет акчасына эшләнгән, уздырылган нинди генә чара яки продукция булмасын, ул ике дәүләт телендә дә башкарылсын. Икетеллелек вазгыятен эшмәкәрләргә штрафлар салып түгел, ә дәүләт оешмаларының телләргә бертигез карашы үрнәгендә генә уңай якка үзгәртеп була.

Айрат Фәйзрахманов
Казан, "Ауропалы Татарстан" блогы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​