Әремцәннәр кәгазь комбинаты төзүгә каршылык белдереп Путинга шикаять җибәрде

Әремцәннәр Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев килгәнне көтә. 7 июль 2017

Төмән өлкәсе Тубыл районы Әремцән авылында яшәүчеләр, губернатор халык фикерен санга сукмаганга, Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. 26 июль авылда кәгазь комбинаты төзүгә каршы митинг үткәрергә җыеналар.

12 июль Әремцән халкы үз авылларында целлюлоза-кәгазь кобинаты төзүгә каршы булуларын һәм җирле түрәләрнең авыл халкы хокукларын бозуын белдереп Русия президенты Владимир Путинга шикаять юллады. 13 июль әлеге корылманы төзүгә каршы имза җыюны change.org сайтына куярга җыеналар.

Путинга җибәрелгән шикаятьнең бер өлеше

Әремцәннәр май аеннан бирле дәвам иткән аңлашылмаучанлыкка нокта куелыр, өлкә губернаторы Владимир Якушев, авыл халкы каршы булганга, комбинатны төзү ярамаганны аңлар дип өметләнде.

Әремцәннәр 20 июньдә үк губернаторга бу корылманың икътисади яктан файдасыз булуын, дистәләрчә чакрымда каен агачларының кисеп бетерелгәнен, корылманың экологик яктан табигатькә дә, авылга да зур зыян салачагын дәлилләп хат юллаган иде. Әлеге хатка алар 9 июнь авыл җыенында халыкның бертавыштан каршы булуы хакында да язды, җыелган имзаларны да беркетте. Губернатордан бүгенгә кадәр җавап юк.

Тубыл хакимияте митингка каршы чыкты

Губернаторга хаттан соң Тубыл районы һәм Төмән өлкәсе түрәләренең әремцәннәргә басымы башланды. Әремцәннәр 30 июнь көнне Тубыл районы хакимиятенә әлеге комбинатка каршы митинг үткәрәчәкләрен белдерү гаризасы кертте. Митинг Тубылда 15 июльгә билгеләнгән иде. Чарага Тубылда яшәүче әремцәннәр чыгарга, авыл халкы машиналарга төялешеп килергә теләде. Ул көнгә шәһәрдә башка чара планлашытырлган дип, хакимият митингка каршы чыкты.

7 июль Әремцәнгә Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе Евгений Воробьев килде. Авыл халкы аны сез укытучылар белән аерым, башкалар белән аерым-аерым очрашып безгә басым ясарга телисез дип "утлы табада биетте".

Your browser doesn’t support HTML5

Әремцәннәр Төмән өлкә хакимияте вәкилен "утлы табада биетте"

"Миләрне юмакчы буласызмы?", "Нигә сез вазгыятьне тотрыксызландырасыз?", "Халык җыены булды. Сезгә тагын ни кирәк соң? Анда 100 процент каршы тавыш бирдек", "Тулысынча сафсата сатасыз", "Бездә милли мәсьәлә тормый. Мин мәктәптә 34 ел эшләдем. Мәктәпкә дә, мәчеткә дә беркем дә килмәде. Сабантуйлар да үткәрдек, авыл бәйрәме булды. Беркемгә дә кирәкмәдек. Депутатлар аяк та басмады. Ә хәзер нигә депутатлар бу корылманы хуплап тавыш бирә? Моны ничек аңларга? Бу минем башыма сыймый. Авыл халкыннан беркем дә сорамый", дип белдерде әремцәннәр Воробьевка.

11 июль инде Тубыл районы депутатларының район күләмендә комбинат төзелеше өчен имза җыярга дигән карар кабул иткәннәре билгеле булды.

Әремцәннәр Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Төмән өлкәсе татар конгрессы, Төмән өлкәсе себертатар автономиясе, Төмән өлкәсе татар мохтариятенең дә "авызларына су кабуына" аптырый. Әлеге оешмаларга әремцәннәр май ахырында ук теләктәшлек күрсәтүләрен сорап хат юллаган иде.

Президент үзе үк булдырган хакимият вертикале эшләми

Русия халкының торак тузса да, социаль түләүләрнең гаделсезлегенә ризасызлык белдереп тә һәм башка мәсьәләләрдә дә Путинга мөрәҗәгать итүе артканнан арта бара. Путин белән үткән туры элемтәләр дә моның ачык мисалы. Халык арасында барсын да Путин хәл итә дигән фикер дә тудырыла.

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев Русия җитәкчесенең туры эфирда халык сорауларына җавап бирүе президент үзе үк булдырган хакимият вертикаленең эшләмәвен күрсәтсә, икенче яктан, Путинның абруен тотып тору өчен театрлаштырылган тамаша дип бәяләгән иде.