Террорчылыкта гаепләнгән кырымтатар төрмәдә ачлык игълан итте

Руслан Зейтуллаев

27 июль Русиянең Югары мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнгән Акъяр шәһәрендә яшәүче Руслан Зейтуллаевның эшен яңадан карады һәм хөкем мөддәтен 12 елдан 15 елга үзгәртте.

Бу карардан соң Руслан Зейтуллаев өченче тапкыр мөддәтсез ачлык игълан итте.

Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнгән Руслан Зейтуллаев, Ферат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примов 2015 елның гыйнвар аенда тоткарланган иде. Тикшерү Зейтуллаевны "Акъяр (Севастополь) дүртлеге" дип йөртелгән бу оешманың оештыручысы дип билгеләгән.

2016 елның сентябрь аенда иректән мәхрүм ителгәннән соң Русиянең Төньяк Кавказ хәрби бүлгесе прокуроры аларның мөддәтләрен озайтуны сораган иде. Шулай итеп, быелның 26 апрелендә мәхкәмә җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән Зейтуллаевның мөддәтен 12 елга озайтты, ә 27 июль көнне Русиянең Югары мәхкәмәсе бу мөддәтне 15 ел итеп арттырды. Гаепләүче Зейтуллаевны 17 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган булган.

"Хизб ут-Тәхрир" Русиядә 2003 елдан бирле тыелган оешмалар исемлегендә. Кеше хокукларын яклаучы оешмалар исә "Хизб ут-Тәхрир" бернинди куркыныч китерми, чөнки ул көч кулланмый эш итә дип белдерә.

Русиянең кеше хокукларын яклаучы “Мемориал” хәрәкәте Руслан Зейтуллаев, Ферат Сайфуллаев, Рустем Ваитов, Нури Примовны сәяси тоткыннар дип таныды.

Бүгенге мәхкәмә утырышында Украинаның Русиядәге консулы да катнашкан, ләкин аңа Зейтуллаев белән сөйләшергә мөмкинлек бирелмәгән.

Украинаның тышкы эшләр министрлыгы “Руслан Зейтуллаев өстеннән оештырылган мәхкәмә - кырымтатарларга каршы репрессияләр һәм кеше хокукларын бозу үрнәге” дип белдерде.