Мөселманнарны җәзалау турында язучы блогер Илмир Имаев төрмәдән иреккә чыгып Казанга кайтты. Барнаулга ирен алырга дип аның хатыны Равилә ханым барган.
"Безне анда поездга утырып киткәнче махсус хезмәтләр күзәтеп йөреп озатып калды, Казанга кайткач мине каршы алырга күп мөселман килгән иде. Алар белән бергә Экстремизмга каршы көрәш үзәгеннән (ЦПЭ) дүрт кеше дә каршы алды. Алар мине үзләре белән алып китеп, күзәтү астында (надзор) булуым турында документны имзаларга куштылар. Мин алардан әлеге күзәтү турындагы мәхкәмә карарын сорадым. Ул аларда юк, чөнки мин ул карарны Барнулда ук шикаять иттем һәм ул әле гамәлгә кермәгән", ди Имаев.
Дүшәмбе көнне Имаевка Барнаул мәхкәмәсеннән хат килгән һәм аның шикаяте 23 августта каралачагы язылган. Әгәр аның шикаяте кире кагылса, 65 яшьтән узган Имаевка мәчеткә йөрергә ярамаячак, кичке 10нан иртәнге 6га кадәр өйдән чыгу тыелачак, Казаннан китү дә җинаять булып саналачак.
Анда җәмәгать урыннарына, пикет, митинг, фестивальләргә йөрү тыела дигән
"Анда җәмәгать урыннарына, пикет, митинг, фестивальләргә йөрү тыела дигән. Мәчет бит инде ул җәмәгать урыны. Ә мөселман кешесенә җомгага йөрү фарыз гамәл, шуңа мин мәчеткә һичшиксез йөриячәкмен. Алар аны яхшы белә. Шулай ук мин мөселманнарга карата барган мәхкәмә утырышларына да барачакмын", ди Имаев.
Ул үзен күзәтү астына алу карары мәхкәмә тарафыннан бик көлкеле рәвештә кабул ителүен әйтә.
"Төрмәдән чыгар алдыннан ай ярым мине тубуркулездан дәваланучылар хастаханәсендә (КТБ-12) тоттылар. 27 май көнне кичке сәгать биштән соң миңа әлеге оешма җитәкчесе урынбасары киләчәктә мине күзәтү астына алуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүен һәм икенче көнне утырыш булачагын әйтте. Мин мөрәҗәгатьнең эчтәлеге һәм гомумән бер генә документ белән дә таныш түгел идем. 28 майда беренче утырыш булды. Анда мин конференц элемтә аркылы Барнаул үзәк мәхкәмәсе утырышын 3нче июльгә күчерүгә күндерә алдым, чөнки элемтә бик начар иде һәм утырышта шәхсән үземнең катнашырга теләвемне әйттем.
3 июль көнне утырыш ике сәгатьтән артык барды. Мин дистәдән артык мөрәҗәгать (ходатайство) әзерләдем. Мәхкәмә минем мөрәҗәгатьләремне тикшергәннән соң, миңа эш белән танышу өчен вакыт бирергә булды.
Әлеге эш белән танышканнан соң мин бик күп нәрсәгә аптырадым
Әлеге эш белән танышканнан соң мин бик күп нәрсәгә аптырадым. Беренчедән, шикаятьнең бирелү көне язылмаган иде. Мондый документ юридик яктан дөрес булмый. Шулай ук күзәтү астына алу турындагы карар азат ителергә ким дигәндә ике ай калганчы кабул ителергә тиеш. Ә монда инде бер айдан азрак вакыт калган иде.
6 июль көнне узган мәхкәмә утырышында минем күп кенә мөрәҗәгатьләр нигезендә хөкемдар буталып бетте. Шуннан мин бу "театрны" карамыйм дип чыгып киттем. Шул көнне мине күзәтү астына алу турындагы карарны кабул иттеләр. Мин аны тиешле вакытта шикаять иттем.
Миңа күзәтү астына алуның иң кырыс җәзасы каралган. Алар арасында иң мәгънәсезе мәчеткә баруны тыю. Димәк мин өч тапкыр җомга намазына барсам, ә мин һичшиксез барачакмын, ул вакытта махсус хезмәтләр, шул исәптән ЦПЭ мине тагын утыртып куячак. Әгәр мәхкәмә карары гамәлдә калса, мин күзәтү астында өч ел булачакмын.
23 август көнне Барнаулда булачак утырышта видеоконференция аша катнашырга теләк белдердем. Ике җирне тәкъдим иттем - Казанның йә Вахитов, йә Идел буе районнары мәхкәмәсе”, диде Имаев.
Ул Барнаулда булганда да Казандагы махсус хезмәтләр Алтайның Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтен үзенә карата өстереп торуын әйтә.
Әмма болар барысы да мине ныгытты гына
"Төрле җирләргә яптылар. Кешеләрне сындыру өчен билгеләнгән урыннарда булырга туры килде. Төрле басымнар булды. Әмма болар барысы да мине ныгытты гына. Төрмәдә булуыма хәтта шатмын. Хәзер ябып куярлар, үтерерләр дип куркмыйм. Бу Аллаһның бер сынавы гына", ди Илмир Имаев.
Күптән түгел мәхкәмә татар милләтпәрвәре Рәфис Кашаповка иреккә чыкканан соң да сигез ел күзәтү астында булу турында карар кабул итте.
Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкиле булуда шикләнелгән 65 яшьлек блогер Илмир Имаев 2014 елның 18 декабрендә 3,5 елга хөкем ителде. Полициядә мөселман егетләрнең җәзалануын интернетта фаш иткән Имаев көч структуралары һәм ил җитәкчелеге эшчәнлеген тәнкыйтьләгән язмалар бастырган өчен гаепләнде.