"Гаилә һәм мәктәп" журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде

Ландыш Нәсыйхова (magarif-uku.ru сайтыннан)

Ркаил Зәйдулла киткәннән соң "Гаилә һәм мәктәп" журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде. Ул - моңа кадәр "Салават күпере" журналының баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән Ландыш Нәсыйхова.

Ландыш Нәсыйхованың баш мөхәррир булып билгеләнүе турында Мәгариф журналының рәсми сайты хәбәр итә. "Гаилә һәм Мәктәп" "Татмедиа"ның "Мәгариф" журналы филиалына керә.

Ландыш Нәсыйхова Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, "Татмедиа" җәмгыяте, "Сәләт" хәрәкәте мәктәбен үткән журналист, диелә белдерүдә. 2011 елдан ул "Салават күпере" журналының баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкарды. Әлеге вазифадан ул декрет ялына киткән иде. Ландыш Нәсыйхованың моңа кадәр дә "Мәгариф" журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева белән эшләп алуы билгеле.

"Гаилә һәм мәктәп"тә ярты ел эчендә икенче мөхәррир алышына.

Узган атнада Ркаил Зәйдулла "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире вазифасыннан китте. Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла Азатлыкка "Татмедиа" ширкәте җитәкчесе Андрей Кузьминга гариза язуын раслады, китәргә мәҗбүр итәләр дип белдерде.

Дүрт айлап элек журналдан мөхәррир Гөлүсә Закирова да киткән иде.