Конгресс корылтаенда Дания Заһидуллина чыгышы
Your browser doesn’t support HTML5
Конгресс корылтаенда Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина бүгенге вазгыятьтә татар халкының үсеш стратегиясен билгеләү тел һәм рухи мирас белән турыдан-туры бәйле, чөнки милләтне, халыкны берләштерүнең нигезе шулар, дип чыгыш ясады. Шуны истә тотып, Бөтендөнья татар конгрессы, фән җәмәгатьчелеге белән киңәшеп, татар телен һәм рухи мирасны саклау һәм үстерү платформасы булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты ул. Азатлык Дания Заһидуллина чыгышыннан бер өзек тәкъдим итә.