6 август Уфада фатир алу өчен төзелеш ширкәтләренә акча салып алданучылар каршылык чарасы уздырды. Пикет Черниковка бистәсенең Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Анда өч дистәдән артык кеше катнашты.
Кулларда: “Алдашуны туктатыгыз!”, ”Каракларны хөкем итегез!”, “Халык фәкыйрьлеккә төшә, алдакчылар байый”, “Акча юк! Фатирлар юк! Киләчәк юк!”, “Хакимият, безгә ярдәм ит!” кебек шигарләрне күрергә була иде. Берничә кеше тавыш көчәйткечләр кулланып чыгыш ясады.
Наталья Некрасова каршылык чарасында катнашучыларның күпчелеген бер ширкәттән алданучылар икәнлеген әйтеп, гомум вазгыять турында сөйләде.
“Без Ферин урамындагы 15нче санлы йорт төзелешеннән алданучылар бик күп, барлыгы 156 гаилә. Алар барлыгы 270 миллион сум акча салган. Ширкәт җитәкчесенә карата җинаять эше ачылган. Йорт проблемлы төзелеш исемлегенә кертелгән. Ләкин шуның белән вәссәлам. Ул исемлектә бүген Башкортстандп 20 бина кергән. Күп кенә кешеләр ипотекага, банкларга бурычка баткан, фатирларын сатып акчасыз калучылар да бар. Алар арасында укытучылар, табиблар, пенсионерлар, хәтта гарипләр дә бар.
Безнең проблем Русия өчен хурлык!
Хакимият безне бер ишектән икенчесенә йөртүен дәвам итә. Алдаучыларга карата каты чаралар күрелми. Без хакимияткә дистәләрчә хатлар, мөрәҗәгатьләр яудырып та уңай чишелешкә ирешә алмыйбыз. Без Башкортстан җитәкчеләренең алданган өлешчеләрнең хокукларын яклауда булдыксызлыгын искә алып, Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәбез. Хөрмәтле президент, сез, кеше хокуклары гаранты буларак, Башкортстанда алданган фатир алучылар мәсьәләсен чишүдә ярдәм итсәгез икән. Безнең проблем Русия өчен хурлык! Ул күпме кешене фәкыйрьлеккә төшерде. Безнең башка мөмкинчелегебез калмады”.
Күп балалы Мария Алтынбаева исә Башкортстан җитәкчесенең ярдәм итүенә өмет итә.
“Безнең йорт 2014 елдан бирле төзелми. Чынлыкта ул 2017 елда тапшырылырга тиеш иде. Әлеге вакытта йортның нигезләре генә төзелгән килеш. Ә бит без федераль програм нигезендә йорт алучылар. Мин күп балалы ана буларак, район хакимиятендә торакны яхшырту өчен чиратка баскан идем.
Ай саен ипотекага дип булмаган фатир, ягъни һава өчен акчалар күчерәм
Хакимияттә “Русия гаиләсенә торак” исемле програмда катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин аңа ышанып ана капиталын түләп һәм ипотекага чумып фатир алу өчен акча керттем. Нәтиҗәдә ай саен ипотека өчен акча түлим, чөнки түләмәсәң, штрафлар китә. Мәсьәләне чишү өчен хакимият бусагаларын таптыйм, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәм, ләкин файдасы юк. Гаиләдә өч бала үстерәм, ай саен ипотекага дип булмаган фатир, ягъни һава өчен акчалар күчерәм. Безнең хәлләрне аңларлар, проблемны чишү юллары табылыр дип өметләнәм. Хөрмәтле республика җитәкчесе, безгә ярдәм итсәгез иде!”
Башка чыгыш ясаучыларның да зарлары шул тирәдә булды. Чара ахырында Резолюция кабул ителде. Анда туңдырылган төзелешләрне дәвам итәргә, ипотека белән акча салучыларга “ипотека каникуллары” бирергә, төзелешне дәвам итү өчен чыганаклар табарга, төзелеш ширкәте җитәкчеләрен матди һәм җинаять җаваплылыгына тарттырырга таләп ителгән. Документта шулай ук Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка алданучы өлешчеләр мәсьәләсен үз күзәтүенә алу соралган.
Каршылык чарасы һавага кара шарлар очыру белән тәмамланды.
Ачлык тоту чарасы дәвам итә
Уфаның икенче төбәгендә алданган өлешчеләрнең ачлык чарасы дәвам итә. Алар “Меркурий” төзелеш ширкәтеннән алданучылар. Азатлык аларның да хәлен белеште. Степан Кувыкин урамындагы туктап калган ул төзелш ерактан ук күренеп тора. Аның түбәсенә ”Ачлык” дип язып куелган.
Ачлык чарасы 1 август ук башланган иде. Башта анда 12 кеше ач торса, бүген сәламәтлекләре какшау сәбәпле, алар 4кә калган.
Алданган өлешчеләрнең берсе Чулпан Шәрәфетдинова Азатлыкка шуларны сөйләде: “Безнең төзелеш 2009 елда башланды. Йорт 2012 елда төзелеп тапшырылырга тиеш иде. Баштан ук эш бик сүлпән барды, я кирпеч юк, яки башка төзелеш кирәк-ярагы юк дип тукталып торды. 2013 елдан ул бөтенләй туңдырылды. Безнең “Меркурий” исемле төзелеш ширкәте бөлгенлеккә төште, читтән идарәче билгеләнде. Ләкин ул идарәче бүгенге көнгә кадәр бернинди адым да ясамый. Йортны тапшыру вакыты узуга биш ел үтеп китте. Йорт төзелеше һаман да булса туңдырылган хәлдә. Мәхкәмәләшүләр бара, киләчәккә өметебез юк. Мин миллион ярым акча керткән идем. Инде менә торыр җирсез ачлык игълан итеп утырам”.