Мәхкәмә Данис Сәфәргалине тагын өч айга сак астында калдырды

Данис Сәфәргали мәхкәмә утырышында (2017 ел, март)

7 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине тагын өч айга, 21 ноябрьгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарды.

Адвокатлар гаепләнүчене йорт сагына күчерүне сораган иде. "Мине монда тотуның мәгънәсе юк, минем гаиләм газап чигә, мохтаҗлык кичерә. Сак астына алганчы туган бер яшьлек кызым, атасын хәтерләми дә инде", ди Сәфәргали.

Утырышта шулай ук "Вконтакте" челтәренең техник ярдәм хезмәтенең (служба поддержки) тикшерү соравына биргән җавабы да каралды. Биредә Данис Сәфәргалинең сәхифәсе ул тикшерү изоляторында утырганда да актив булган, диелә. 20 гыйнварда, Сәфәргали шулай ук изолтяорда утырганда, сәхифә "Вконтакте"дан алып куелган.

Прокурор "Вконтакте" хезмәтенә кагылышлы тагын бер сорауга җавап алуны сорады. Гаепләү ягы Сәфәргалинең башка сәхифәрләрдәге активлыгы турында мәгълүмат алырга тели.

Чираттагы утырыш 21 августта булачак.

19 июльдә узган утырышта мәхкәмә Түбән Новгород дәүләт университетының филология факультеты белгеченнән сорау алган иде. Белгеч әйтүенчә, Сәфәргали язмаларында сүз "бүгенге хакимияткә карата кискен негатив мөнәсәбәт" турында бара, ләкин аларда "милләтара һәм динара ызгыш тудыра торган берни дә юк".

Алты бала атасы Данис Сәфәргали инде былтыр көздән бирле тикшерү изоляторында тотыла. Башта аны узган елның апрелендә булган тарткалашу вакытында кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу, хулиганлык һәм үзара бәрелешүләрдә кул күтәрүдә гаепләделәр. Соңрак тикшерүчеләр аны "ВКонтакте"дагы 15 язма өчен 282нче маддә нигезендә "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләп җинаять эше ачтылар.