Кушнаренда ачылган аланда төрле милләт балалары башкортча өйрәнә
Your browser doesn’t support HTML5
Башкортстанның Кушнарен районындагы Илмырза күле буенда 60лап баланы туплаган "Яшьлек" аланы эшли башлады. Беренче тапкыр оештырылучы аланга балалар Башкортстаннан, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән җыелды. Төрле милләт балалары уен рәвешендә оештырылган башкорт теле дәресләренең бик кызыклы һәм җиңел булуын әйтә.