Татарстан мөселманнары хаҗга китте
Your browser doesn’t support HTML5
13 август иртәсендә Татарстан мөфтиятенә караган "ДУМ РТ Хаҗ" ширкәте оештырган 47 кешелек икенче төркем Мәккәгә хаҗ кылырга китте. Быел Татарстанга 1700 хаҗ квотасы бирелде. Булачак хаҗилар башта Мәскәүгә, аннан очкыч белән Дубайга, Дубайдан исә автобуслар белән Согуд Гарәбстанына барачак.