Казанда Суриков институты филиалы ябыла. Рәссамнар кайда әзерләнәчәк?

Суриков институты бинасы

Татарстанның рәсем сәнгате юнәлешендә үз югары уку йорты юк. Суриков исемендәге сынлы сәнгать институтының Казан филиалына исә, 2013 елдан бирле студентлар кабул ителми. 2019 елда ул бөтенләй ябылачак. Азатлык аның сәбәпләрен ачыклады һәм рәссамнарның кайда әзерләнәчәген белеште.

Суриков исемендәге сынлы сәнгать институтының Казан филиалы 2019 елда бөтенләй ябылачак. Ябылу өчен сылтау да табылган. Янәсе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты бар, шул җитә. Русия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Илнур Сираҗиев исә бу уку йорты рәссамнар һәм сынчылар әзерли алмый дип белдерә. Аныңча, анда көчле педагоглар да, укыту сәгатьләре дә җитәрлек түгел.

Илнур Сираҗиев

– Илнур әфәнде, Суриков филиалының ябылуы кай ягы белән куркыныч?

– Институтның ябылу системын сөйлисем килми, нәрсә югалтачагыбызга тукталасым килә. Бездә музейларның саны бихисап. Сәнгать үткәнне, хәзерге тормышны, киләчәкне агитацияләү дигән сүз ул. Әгәр без барысын да вакуумга әйләндерәбез икән, ун елдан соң күргәзмә залларына куярлык әсәрләр булмаячак. Дөрес, архаика куярга, "запасник"лардан илле ел элек исеме телдә булган рәссамнарның эшләрен тартып чыгарырга була. Бу юл белән китсәк, сәнгать үләргә мәҗбүр була.

Икенче юл да бар. Бөтен нәрсәне халык кулланма сәнгатенә әверелдерергә була. Хәер, керамика әйберләренә, чигү-тукуга өстенлек бирү юлына бүген үк бастык инде. Сәнгатьне шушы юлга этәргән җитәкчеләрдән берәрсе хатынының портретын ясатырга теләсә, мәсәлән, аңа рәссамны Питербурдан яки Мәскәүдән чакыртырга туры киләчәк. Туган як пейзажын Иван Шишкин кебек сурәтләтәсе килсә дә, Болгар тарихын чагылдырган композиция булдырырга теләсәләр дә, Казанда белгеч табылмаячак.

Студентлар уку йортыннан рәссам гына түгел, шәхес булып чыгарга тиеш

Тарихи теманы чакырылган рәссамга берничек тапшырып булмый. Аны шушы җирлектә яшәгән, тарихын, археологиясен, этнонимын белгән кеше генә башкара ала. Бу оеткы гаиләдә, мәктәптә, югары уку йортында салына. Мәсәлән, мин, Мәскәү югары уку йортын тәмамладым. Мәскәү йогынтысыннан арыну өчен миңа, ай-һай, бик озак вакыт кирәк булды. Казанга кайтасы килмәде, чөнки андагы мохиткә ияләштем, яшәргә фатирым бар иде. Әти-әни кире кайтасың дип, нык торды. Миңа фатирны сатып, гаиләмне ияртеп Казанга кайтырга туры килде. Монда чын мәгънәсендә вакуумга эләктем.

Шул вакытта Казанда Суриков исемендәге институтның филиалы барлыкка килде. Аны рәсмиләштергәндә үк хата булган. Уку йортын федераль вузның филиалы дип түгел, Казан сәнгать институты дип теркәргә кирәк иде. Аңа исемне ничек тә кушарга була, нәтиҗәдә Казанның үз сәнгать вузы барлыкка киләчәк иде. Красноярскидагы кебек, мәсәлән. Аннары уку йортларының филиаллары турында федераль канун чыкты. Баксаң, филиаллар кирәкми икән.

Бөтен уку йортларына да бертөрле караш була алмый. Сәнгать уку йорты бик үзенчәлекле. Анда башка җирләрдәге кебек меңәрләгән кеше укый алмый. Төркемнәр кечкенә, 7-8 студенттан гыйбарәт. Бу төркемдә профессиональ педагог эшләргә тиеш. Һәм бер генә дә түгел әле. Чөнки белгечлекләр бихисап. Бер педагог йә рәсем ясау, йә композиция серләренә төшендерә ала. Төркемдә бер үк юнәлештәге ике педагог булса, тагын да яхшырак. Чөнки студентка ике төрле караш булса, отышлырак. Ул тирәнрәк белем алачак. Студентлар һәрберсе индивидуаль. Алар уку йортыннан рәссам гына түгел, шәхес булып чыгарга тиеш.

– Филиалга студентлар кабул итү кайчан тукталды?

– 2013 елда соңгы мәртәбә төркем җыйдык, яки студентларны кабул иттек. 2014 елда ул төркем таралды, укытучылардан контроль сәгатьләрне тартып алдылар. Шуннан төркем җыю тукталды. Соңгы курсны укытып бетерәбез дә, институт эшләвеннән туктаячак. Безнең әле 2019 елга кадәр вакыт бар иде. Ләкин хәзер февраль аена кадәр эшлибез, аннары 5-6 курс студентларын Мәскәүгә күчерәләр, укытучыларны тараталар дигән сүз чыкты.

– Бу җәһәттән вуз ректоры нәрсә эшли ала?

Бүген берлек картайган хәлдә

– Мәхмүт Ваһапов министрлык белән дә, җитәкчеләр белән дә уртак тел таба алмады. Аны читкә этәрәләр, сүзенә колак салмыйлар. Ул моның белән килеште дә бугай инде. Мин исә, рәссамнар берлеге рәисе буларак, кемнәр белән эшләячәгемне кайгыртырга җыенам. Тагын берничә елдан кемнәр күргәзмәләр оештырачак, иҗади проектлар башлап җибәрәчәк? Бүген берлек картайган хәлдә. Минем тирәдә барысы да аксакаллар. Бу аксакаллар күпме генә эшли алыр икән? Күбесенә 70-80 яшь, ә биш елдан ни булыр? Cугыш кырында ялгыз сугышчы була алмаган кебек, мин дә берлектә берүзем кала алмыйм бит инде. Яшьләр кирәк. Казан сәнгать училищесы студентлары иcә, Татарстанда кала алмый. Аларга югары белем алырга кирәк. Шуңа күрә Мәскәүгә, Питербурга китәләр һәм шунда төпләнеп калалар. Алты ел уку дәверендә алар киткән җирләрендә тамыр җибәрә. Студент икенче курстан ук эш эзли башлый. Укып бетергәндә инде ул тормышын көйләгән, эшен тапкан була.

– Казанда уку түләүлеме?

– Бездә башлыча бюджет урыннары. Мисал өчен, соңгы курста 12 кеше укый, шуларның нибары икенче генә бюджеттан тыш уку бүлегенә эләкте. Мәскәүдә дә бюджет урыннары күп, ләкин бит анда тормыш кыйммәтле.

– Институт ябылуының сәбәбе нидә соң?

– Республика җитәкчелегенең бу мәсьәләдә кызыксыну белдермәвендә. Безнең мәдәният институты бар. Анда да бит рәсем сәнгате факультеты оештырып була. Анда ул юнәлешне булдырырга тырышалар. Ләкин мин аны рәсем сәнгате вузы дип әйтә алмыйм. Атнага 3 сәгать дәрес биреп, рәсем сәнгате серләренә төшенеп булмый. Кимендә 18 сәгать дәрес булуы кирәк. Композиция серләренә төшенү өчен атнага 9 сәгатьтән дә ким укырга ярамый. Шулай булганда гына академик белем алырга була. Нәтиҗәдә, Суриков филиалын безнең мәдәният һәм сәнгать институты болай да бар дигән сылтау белән ябалар, тегесендә исә тиешле белем бирелми.

Сәнгать училищесы бу бина тулысынча аларда калачак дип өметләнә. Юкка! Мөгаен, берәр банк кереп утырыр

Аннан килеп, Суриков филиалы урнашкан бинаны карагыз, нинди матур ул! Сәнгать училищесы бу бина тулысынча аларда калачак дип өметләнә. Юкка! Иманым камил, училищены Мөштәри урамындагы элеккеге бинада калдырачаклар. Монда, мөгаен, берәр банк кереп утырыр. Училище шушы бинаны тулысынча тутыру өчен сабын куыгы кебек кабарды, әллә нинди юнәлешләр уйлап чыгарды. Барысы да юкка, күреп торырсыз. Аннары, училище тәмамлаучылар алар бит әле белгеч түгел. Белгеч булу өчен вузны тәмамларга кирәк. Вузга берничә генә бала керә ала. Ә болар әзерләгән армия ком сеңереп алган су кебек күз алдында юкка чыга.

– Казан филиалына керергә теләк белдерүчеләр бармы?

– Үзем училище балаларын вузга әзерләү курсын алып барам. Ата-аналар Казанда калсалар, ничек яхшы булыр иде, дип уфтана. Мин әзерләгән балалар Мәскәү, Питер вузларына укырга керә.

Казанның Мөштәри урамында урнашкан сәнгать училищесы бинасы

– Вазгыятьне үзгәртү өчен нәрсә эшләп була?

– Русия рәссамнар берлегенең абруен күтәрергә кирәк. Татарстан рәссамнар берлеге түгел, безнеке – иң өлкәне. Шуңа күрә без яңадан теркәлү үтәбез. Тиздән ул “Русия рәссамнар берлеге”нең “Татарстан рәссамнар берлеге” төбәк бүлеге дип аталачак. Димәк, Татарстан рәссамнар берлеге Зөфәр Гыймаев оешмасы түгел, безнеке ул. Ә берлекнең бүлгәләнүе ул рәислек иткәндә башланды. Аннары Татарстанның рәсем сәнгате институтын булдыру буенча эш башларга була.

– Рәссамнар тирәсендә нишләп аңлашылмаучылык куера?

Рәссамнар Тукай бүләге ияләре иҗаты белән дә канәгать түгел

– Балык башыннан чери. Бер мисал китерәм. Татарстан Мәдәният министрлыгына, музейларга сатып алу өчен (госзакупка) әсәрләр исемлеген җибәрәм. Аларны Русия рәссамнар берлеге секретариаты сайлап ала. Анда Русиянең халык рәссамнары утыра. Ул исемлек каралмый, башка исемлек төзелә һәм Казан эксперт комиссиясе чакырыла. Анда рәссамнарны күрмим, сәнгать белгечләре генә бар. Аннан килеп, мин иҗтимагый пулата әгъзасы буларак, коммиссиядә шулай ук эшләргә тиеш. Ләкин аның бөтен утырышларына да чакырмыйлар һәм үзләренә җайлы кешеләрне икенче-өченче турларга үткәреп куялар. Конкурс, премия комиссияләре белән дә шул ук хәл. Сүз уңаеннан, рәссамнар Тукай бүләге ияләре иҗаты белән дә канәгать түгел. Мондый вазгыять Казаннан чын талантларның китүенә сәбәпче була.

– Рәссамнар берлекләренең күбәюе дә шуннанмы?

Рәссамнар авыр хәлдә яши

– Хәзер берлек теркәүнең бер кыенлыгы да юк. Берүзем 20 берлек оештыра алам. Барып теркәлергә генә кирәк. Ә абруе бармы соң? Рәссамнарның төрле төркемнәргә ватылуыннан кем ота? Рәссамнар түгел, билгеле. Абруйны да бүлгәләнеп кайтарып булмый. Язучылар берлеген карагыз әле, нинди бердәм оешма. Аңа субсидия дә елына 4 миллион сумлап бүленә. Хәтта язылмаган, әмма ниятләп куйган әсәр өчен дә алар гонорар ала. Безгә дә субсидияне шул дәрәҗәгә җиткерү өчен көрәшәчәкмен, чөнки безнең берлек картайган.

Елына бер мәртәбә булса да 30 мең күләмендә матди ярдәм бүлеп бирәсем килә. Рәсемгә киткән чыгымнарны каплар өчен генә булса да. Рәссамнар авыр хәлдә яши. Ярый, мин институтта эшлим, 7,5 мең сум булса да хезмәт хакы алам. Мәктәптә дә укытып, керемне 13 меңгә җиткерәм. Ир кеше өчен бу хезмәт хакы гарьлек. Берлек рәисе ставкасын ясау турында сүз кузгатсам (язучылар берлеге рәисе 30 мең сумлык ставкада утыра), министрлыкта ишетмәмешкә салышалар. Ә болай, мин хәтта яшь рәссамнарны берлек эшенә җәлеп итә алмыйм. Чөнки аларны диплом-грамоталар белән генә кызыксындырып булмый.