Гаризалар Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләреннән җыелган. Комитеттан хәбәр итүләренчә, татар телен мәҗбүри укытуга каршы чыккан ата-аналарга Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховтан хат килгән. Анда министр республикада ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре гамәлдә булуын белдергән.
Министр Татарстанның "Мәгариф турындагы" кануны белән Русия Конституция мәкхәмәсенең 2004 елгы карарына сылтама ясаган. Беренчесендә дәүләт телләренең тигез күләмдә укытылырга тиешлеге күрсәтелгән булса, икенче документта телләрне бертигез дәрәҗәдә өйрәнү канун нигезендә дөрес дип табылган. "Шул рәвешле гамәлдәге канун барлык укучыларның да Татарстанда дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүен күздә тота", диелә Фәттахов юллаган хатта.
Комитет активистларының берсе, министр җавабыннан канәгать булмыйча, Русия президентына һәм баш прокуратурага хат юллаган.
Русия президенты Владимир Путинның урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укытырга ярамавы турындагы сүзләреннән соң милли республикаларда шау-шу купты. Җәмгыять туган телләрне яклаучыларга һәм милли дәүләт телләрен укытудан баш тартырга кирәк диючеләргә бүленде. Дүшәмбе Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов, Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәресләре киметелергә мөмкин, дип белдерде. Мәгариф министрлыгы исә татар теле дәресләре кимү ихтималы хәбәрен кире какты.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.