Илми Умеров: "Кырымда хакимияткә бик көчле, оешкан җинаятьчел төркем килде"

Your browser doesn’t support HTML5

Аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Акмәчет мәхкәмәсе 27 сентябрьдә Кырымтатар мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеровны ике ел колониягә хөкем итте. Умеров мәхкәмәдән чыкканнан соң үз карашлары үзгәрмәвен, Кырымны Украинага кайтару тарафдары булып калуын белдерде һәм ярымутраудагы хәзерге хакимиятне оешкан җинаятьчел төркем дип атады. "Кырымда хакимияткә бик көчле, оешкан җинаятьчел төркем килде. Бу җинаятьчел төркемгә әлеге мәгълүматны казып чыгарган ФСБ хезмәткәре дә, тикшерүче булып эшләүче ФСБ хезмәткәре дә, белгеч булып эшләүче ФСБ хезмәткәре дә, прокуратураның бу гаепләү белдерүен әзерләгән берничә хезмәткәре дә керә. Бу төркемгә бүгенге мәхкәмә карарын чыгарган хөкемдар да керә. Мин бүгенге мәхкәмә алдыннан, шаяртып кына, аның аклау карары чыгарудан башка мөмкинлеге юк дидем. Хөкемдар, адвокатның барлык дәлилләрен оятсыз рәвештә кире кагып, гаепләү карары чыгарды. Әлбәттә, без бу карарга каршы шикаять бирәчәкбез. Әлеге вазгыятькә карамастан, мин тагын бер кат шуны белдерәм: мин карашларымны, фикерләремне үзгәртмим, Кырымның Украинага кайтуы тарафдары булып калам", диде Умеров.