"Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанны алу көнен искә төшерде

"Азатлык" берлеге яшьләре Казанны яклаучылар өчен куелачак һәйкәл урынындагы истәлек ташы янында

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Хәтер көне чараларын башлап җибәрде. Яшьләр иске стиль белән Казанны алу көнендә, дүшәмбе шәһәрне яклаучылар рухына дога кылды һәм "булачак һәйкәл" урынындагы ташка чәчәкләр салды.

Активистлар Азатлыкка хәбәр итүенчә, моңа кадәр алар Иске татар зиратына барып, Казанны яклаучылар җирләнгән кабер янында да дога кылган.

Хәтер көне уңаеннан планлаштырылган матәм чарасының кайчан булачагы анык кына билгеле түгел. 2 октябрьдә Татар иҗтимагый үзәге Казан башкарма комитетына Хәтер көнен уздыру турында белдерү хаты тапшырган. Анда 14 һәм 15 октябрь күрсәтелгән. ТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт Азатлыкка сөйләвенчә, 14 октябрьдә башка чара уздырыла дисәләр, 15енә ризалашачаклар.

Быел Явыз Иван гаскәренең Казанны басып алуына 465 ел тула.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.