Полиция Навальный тарафдарлары протесты алдыннан тентүләр үткәрә, активистларны тоткарлый

Алексей Навальный мәхкәмәдә. 2 октябрь 2017

7 октябрь Навальный тарафдарлары оппозиционерны Русия президенты сайлаувында катнаштыру таләбе белән шәһәрләрдә митинглар үткәрә.

Краснодарда полиция митингка чакырган өчен оппозиционер Алексей Навальный штабы координаторын кулга алган. Хакимиятләр белән килештермичә урам чарасы оештырырга теләде дип гаепләнеп, Смоленски штабы җитәкчесе дә кулга алынган. Аны 8 тәүлеккә япканнар.

7 октябрь иртән полиция хезмәткәрләре Хабаровскидагы штабка килгән. Штаб вәкиле сүзләренчә, шәһәрдә яшәүче берәү гариза язган, аңа штаб урнашкан бинадагы язу ошамаган.

Митинглар Хабаровски, Улан-Удэ һәм Чита шәһәрләрендә үтте. Тоткарлаулар турында хәбәр ителми.

7 октябрьгә кадәр полиция Навальныйның Калининградтагы штабында экстремистик әдәбият эзләгән иде. Мәскәү һәм Воронеж бүлекләрендә тентүләр булды. Полиция өндәмә кәгазьләрен (агитационные материалы) алган дип хәбәр ителә.

7 октябрь Навальный тарафдарлары оппозиционерны Русия президенты сайлаувында катнаштыру таләбе белән шәһәрләрдә митинглар үткәрә. Навальный үзе һәм аның штабы башлыгы Леонид Волков 20 тәүлеккә кулга алынды. Аларны килештерелмәгән митинглар оештыруда гаепләделәр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.