320 мең сум штрафка хөкем ителгән башкорт активисты бу карар белән килешми

Your browser doesn’t support HTML5

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе 18 октябрьдә танылган башкорт җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Исмәгыйловны 320 мең сум күләмендә штраф җәзасына хөкем итте. Ул Вконтактеда "милләтара низаг уятуда" гаепле дип табылды. Активист мәхкәмә карары белән килешмичә аны аппеляциягә бирәчәген, ул да ярдәм итмәсә, Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Ул 2016 елның язында үзенең "Вконтакте" сәхифәсендә Ишбдулды Әбйәлилбаш исеме астында башкорт телендә текст һәм урта гасырлар шагыйре Мөхәмәдьярның "Нуры Содур" поэмасыннан өзек элгән, диелә. Әлеге язмаларда Казан ханлыгы татарлары кире сыйфатта күрсәтелә. Тикшерү дә, соңрак прокуратура да әлеге текстларда "татарларның гамәлләре агрессив һәм башкортларга каршы юнәлгән", "материаллар кимсетү сыйфатына ия, аларда милли яктан нәфрәт һәм дошманлык уяту сыйфатлары бар", дип бәяләнә.