Разил Вәлиев: "Республикаларның дәүләт телләре мәҗбүри федераль мәгариф програмнарына кертелергә тиеш"

Разил Вәлиев

Дагыстанда мәгариф мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев республикаларның дәүләт телләрен "Туган тел һәм әдәбият" фәннәре кысаларында өйрәтү мөмкинлеген булдырырга яисә мәҗбүри мөстәкыйль фән сыйфатында беркетергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.

Разил Вәлиев Махачкалада узган "Гомуми белем бирүнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре"​ киңәшмәсендә ясаган чыгышында республикаларда дәүләт телләрен укыту мәсьәләсен күтәргән һәм Татарстандагы вазгыять турында сөйләгән. Бу хакта Дәүләт шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вәлиев үз чыгышында "Русия мәгарифе турындагы" федераль канунның республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту мөмкинлеге бирүе, "Татарстанның дәүләт телләре" һәм "Мәгариф турында" Татарстан кануннары нигезендә республикада дәүләт телләре федераль дәүләт стандартлары кысаларында тигез күләмдә өйрәнелүе турында да сөйләгән.

Вәлиев Русия президентының мәктәпләрдә дәүләт телләрен өйрәтү шартларын тикшерү турындагы күрсәтмәсенең милли республикалар җәмәгатьчелеген аптырашта калдыруын билгеләп уза. Ул республикаларның дәүләт телләрен факультативка кысрыклап чыгаруга борчылу белдергән. Аның фикеренчә, мондый хәл федераль дәүләт мәгариф стандартларына һәм уку-укыту планнарының вариантларына "Русия республикасының дәүләт теле" дигән фәннең кертелми калуы аркасында килеп чыккан. "Әмма шул ук вакытта Русия Конституциясе дә, федераль кануннар да республикаларның дәүләт телләрен ирекле рәвештә генә укытуны таләп итмиләр бит", ди Вәлиев.

Бу өлкәдә хокукый җитешсезлекләрне исәпкә алып, Вәлиев Русия мәгариф һәм фән министрлыгына республикаларның дәүләт телләрен укыту һәм өйрәтү мөмкинлекләрен канунда каралганча тулы күләмдә тормышка ашыру механизмын булдырырга тәкъдим итәргә кирәклеген белдергән. “Республикаларның дәүләт телләрен "Туган тел һәм әдәбият" фәне кысаларында өйрәтү мөмкинлеген булдырырга яисә мәҗбүри мөстәкыйль фән сыйфатында беркетергә кирәк, ди Татарстан Дәүләт шурасы комитеты җитәкчесе.

"Бүген без Русия халыкларының тыныч һәм тату яшәве хакына милләтләр арасында ыгы-зыгылы мөнәсәбәтләр тудыруга юл куймаска тиешбез. Телләрне өйрәнү, аеруча дәүләт телләрен белү, безнең бердәмлекне ныгыту ысулы бит ул", дигән Разил Вәлиев.

"Гомуми белем бирүнең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре" киңәшмәсен Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты оештырды. Дума һәм төбәкләр парламентлары депутатлары, педагогика өлкәсе галимнәре, дәүләт оешмалары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.