Мәгариф министры урынбасары тел турында: "Фикерләшәбез", "борчылабыз"
Your browser doesn’t support HTML5
25 октябрь Казандагы Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда тел сәясәтен камилләштерү, рус һәм татар телләрен укытуны җайга салуга багышланган киңәшмә узды. Мәгариф министрлыгы, Дәүләт шурасы һәм мәгариф оешмалары вәкилләре катнашкан чара тәмамлангач Татарстан мәгариф министры урынбасары Азатлык сорауларына җавап бирүдән качты, "фикерләшү", "борчылу" турында гына әйтте дә, машинага утырып китеп барды.