Миңтимер Шәймиев: "Уку елы уртасында мәктәпкә тимәгез"
Your browser doesn’t support HTML5
26 октябрь Татарстан Дәүләт шурасының 33нче утырышында республикада ана телен укыту мәсьәләсе күтәрелгәч Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә сүз сорады. "Ике Конституциядә дә мәгарифкә кагылышлы маддәләр язылган. Без 25 ел дәвамында бу кануннарны, маддәләрне үтәп бардык. Уку елы уртасында укыту-тәрбия эшенә һөҗүм итүнең максаты нәрсәдә? Әйтерсең лә, махсус рәвештә укытучыларны һәм укучыларны сәясиләштерәләр", диди Шәймиев.