Австралия татарлары Татарстанда татар телен укыту тирәсендәге шау-шуга борчылу белдерә һәм татар телен дәүләт теле буларак мәктәпләрдә саклап калуны үтенә.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган мөрәҗәгатьтә татар теленең Татарстан мәктәпләрендә мәҗбүри булырга тиешлегенә берничә аргумент китерелә.
- Беренчедән, татар теле дәресләренең факультатив булуы телнең статусын төшерә һәм Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсенә каршы килә диелә.
- Икенчедән, тел - ул милләт билгесе, Аллаһтан бирелгән зур байлык, аны югалтсаң, милләт тә бетә.
- Өченчедән, мәктәпләрдә татар телен укытуны ихтыярига калдыру аның икенчел дәрәҗәгә калуына китерә, балалар өстәмә дәресләрдән баш тарта башлаячак. Бу, үз чиратында телне үтерәчәк, диелә хатта.
- Дүртенчедән, татар һәм урыс телләрен тигез күләмдә өйрәнү - халыклар арасындагы тынычлык һәм татулыкның нигезе. Бер телне мәҗбүри укытып, икенчесен факультативка калдыру милләтара низагларга китерергә мөмкин.
- Бишенчедән, Татарстанда татар теле югалса, ул башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә дә югалырга мөмкин.
- Алтынчыдан, татар әдәбияты әхлакый тәрбия белән сугарылган. Аны мәҗбүри рәвештә укытмасаң, укучыларның тәрбия дәрәҗәсе төшәргә мөмкин, дип саный хат авторлары.
- Җиденчедән, татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту гына глобализациянең тискәре тәэсиренә каршы тора алачак, диелә хатта. Бүген интернетта һәм медиа чыганакларында татар контенты юк диярлек, ә мәктәп укучылары алар белән кызыкысына. Бары тик татар теле дәресләре генә телгә мәхәббәт һәм хөрмәт уята, кирәкле белем бирә ала, диелә хатта.
- Сигезенчедән, ана телен белүче балалар башка телләрне һәм фәннәрне дә җиңел үзләштерә, аларның иҗади үсеше өчен мөмкинлекләр зуррак, ди хат авторлары һәм бер мисал китерә. Безнең 200 ел элек Кытайга күчеп киткән бабаларыбыз Көнчыгыш Төркестанда яңача татар мәктәбе ачты. Меңнән артык бала биредә татар телендә сыйфатлы белем алды, соңрак табиблар, укытучылар, язучылар, журналистлар булып киттеләр. Татар телен һәм әдәбиятын яхшылап өйрәнмичә, укучылар татар халкының мең еллык мәдәнияте һәм тарихы белән таныша алмаячак. Монсыз без яңа буын мәдәният вәкилләрен, укытучыларын, язучыларын, шагыйрьләрен, драматургларын һәм журналистларын тәрбияли алмаячакбыз, диелә хатта.
- Соңгы аргумент итеп Австралия хөкүмәтенең татарларга һәм анда яшәүче башка халыкларга ярдәм итеп торуы, һәр телне мөһим дип санавы күрсәтелә.
Татарстан кебек эре республиканың, күп миллионлы халкының мәктәптә татар теле укытылуга хокукы юкмы әллә? Әлбәттә, бу - безнең хокук! Сездән татар телен дәүләт теле буларак мәктәпләрдә саклауны сорыйбыз, дип яза Австралия татарлары Татарстан президентына.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.