Укытучылар үз хокукларын яклардай бәйсез һөнәр берлеге оештыра аламы?

Казан мәктәбендә. Архив фотосы

Ана теле өлкәсендә соңгы вазгыять сәбәпле, татар теле укытучылары арасында эшсез калу, хезмәт хаклары күпкә кимү куркынычы янаганда республиканың һөнәр берлеге яклау белән чыкмады, кануни яктан да, мораль яктан да терәк булмады дип белдерүчеләр дә бар. Һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоров үзләрен төп терәк дип саный. Азатлык укытучылар бәйсез һөнәр берлеге оештыра аламы дигән сорауга җавап эзләде.

Казанның 15нче мәктәбендә эшләүче Фидания ханым ана теле кимрәк укытылу сәбәпле сәгатьләр кыскару, эшсез калу, хезмәт хаклары кимү укытучыга яңа елдан соң китереп бәрәчәк әле дигән фикердә. Әлегә барлык укытучылар да эшле, эшләмәсәләр дә, сәгатьләре кимесә дә ике ай дәвамында уку елы башында билгеләнгән хезмәт хакларын ала.

"Кайбер мәктәпләрдә укытучыларның сәгатьләре бермә-бер кимеде", ди Фидания ханым.

Ана теленә карата шундый вазгыять килеп туып, укытучыга аз хезмәт хакы алу, йә булмаса бөтенләй эшсез калу куркынычы янаганда һөнәр берлекләре кануни яктан да, рухи яктан да терәк булдымы? Азатлык әлеге сорауны Фидания ханымга юллады. Аның фикеренчә, Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге системага яраклаштырылган оешма.

Һөнәр берлеге рәисе – сайлап куелган укытучы

"Мәктәптә һөнәр берлеге рәисе – ул сайлап куелган укытучы. Ул нишләсен инде? Шул туган көннәрдә чәчәк бирәләр. Ни дип яклый алсын инде ул безне, ул да гадәти укытучы. Мәктәп администрацияcе сүзеннән кая китә ала инде ул? Райондагы һөнәр берлегенә килсәк, операция булган укытучылар матди ярдәм сорап анда бара. Аларга икешәр мең сум бирәләр бугай. Дөресен әйткәндә, (хокукларыбызны яклап - ред.) мөрәҗәгать иткәнебез юк. Һөнәр берлегенең көчле яклавы астында яшибез дип авыз тутырып әйтә алмыйбыз", ди Фидания ханым.

Аның фикеренчә, илдәге системнан бәйсез ниндидер оешма төзү икеле. "Бездә бит һәр нәрсә: газет чыга икән, ул бәйле; журнал чыкса, журнал бәйле – бөтенсе бәйле. Бу зарлану да түгел, бездә бөтен нәрсә бер системга буйсындырылган ул. Элекке коммунистик системнан калган дип әйтимме инде", ди укытучы. Нинди генә оешма төзелмәсен, аңа үз сүзен әйттермәс өчен хакимиятләр төрле ысуллар табачак дигән фикердә ул.

"Һөнәр берлеге үзе пикет оештырырга тиеш иде"

Казандагы бер мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан, ана теле сәгатьләре кыскарып эшсез калган укытучы Гөлшат ханым Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге бу вазгыять туа башлау белән үк урам чаралары оештырырга, укытучыларның хокукларын якларга керешергә тиеш иде дип белдерә.

"Безнең һөнәр берлеге беркайчан да кешенең хәленә керми. Берәр проблем турында аларга килеп әйтсәң дә, иң башта җитәкчеләрне яклыйлар. Минем беркайчан да дәүләт күләмендә көтелмәгән үзгәрешләр булганда һөнәр берлекләренең протест белән чыкканын күргәнем юк.

Укытучылар канунга каршы була дип, пикетларга чыгарга курыкты

Татар теле укытучыларының сәгатьләре кимү куркынычы янаганда ук һөнәр берлеге хакимиятләр белән килештереп, бөтен укытучыларны җыеп урамга пикетка чыгарга тиеш иде. Ә укытучылар канунга каршы була дип, пикетларга чыгарга курыкты. Әнә шул сәбәпле беркем дә чыкмады. Һәркем үзенең утырган урынында алга таба ни булыр икән дип көтеп тора", ди Гөлшат ханым.

Аның сүзләренчә, ана теле белән вазгыять кискенләшә башлагач, ул эшләгән мәктәптә бер генә документ та, прокуратура таләпләре дә, мәгариф идарәләреннән төшкән тәкъдимнәр дә укытучыларга күрсәтелмәгән, сер булып калган. Һөнәр берлеге мондый хилафлыкларга юл куйдырмаска тиеш иде ди Гөлшат ханым.

Аның фикеренчә, хакимиятләр һәм җитәкчеләр бәйсез һөнәр берлеге оешмасын өчен төрле ысуллар табарга мөмкин.

Бездә кешедә куркаклык та бар

"Мин үзем һөнәр берлегендә эшләгән вакытта берничә кеше килеп бәйсез һөнәр берлеге оештырыйк әле дип әйтте. Шуннан миңа өстән җитәкчелек белән каршылыкка килеп эшли торган оешма кирәкми дип белдерделәр. Дөрес, бәйсез оешма төзелергә мөмкин, әмма аның эшчәнлеген, актив кешеләрнең эшен күрсәтмәскә тырышу да булачак. Укытучылар оештыра ала, әмма бездә кешедә куркаклык та бар. Укытучылар кемгә дә булса ияреп йөрергә күнеккән", ди укытучы.

Ул татар теле белән вазгыять кискенләшкәч социаль челтәрләрдә, аерым алганда Whatsapp-та укытучыларның берләшүен уңай күренеш дип саный. Икенче яктан, күп очракта бу Whatsapp берлеген күңелне бушату, "менә Миңнеханов ялдан кайтып үз сүзен әйтер әле", "физкультура укытсак та ярый" һәм башка шундый алдагы көнгә ышану язмалары урнаштырып пар чыгару урынына әверелүне көчсезлекне күрсәтү, куркаклык дип бәяли.

"Мин кемне якларга икәнен белмим"

Бүген Татарстанда мәктәптә белем биргән укытучының уртача хезмәт хакы 22 мең 385 сум тәшкил итә. Татарстанстаттан Азатлыкка бу сан сентябрь ае хисабы дип белдерделәр. Һәр мәгариф хезмәткәре ай саен хезмәт хакының 1 процентын һөнәр берлегенә күчереп тора. Әлеге сан хезмәт хакы квитанциясенә языла, тотып калу да гомум бухгалтерия аша үтә. Бу хәл дә һөнәр берлегенең мәктәп җиткчелегенә бәйле икәнен күрсәтеп тора. Алай гына да түгел, һәр мәктәп турыдан-туры җирле үзидарәгә карый. Шулай булгач, һөнәр берлекләре дә хакимиятләргә буйсындырлыган булып чыга.

Энгел Фәттахов (с) һәм Юрий Прохоров һөнәр берлеге һәм министрлыкның килешеп эшләү документына өстәмәләр имзалый. Декабрь, 2015

Татарстанның фән һәм мәгариф хезмәткәрләре һөнәр берлегендә бүген 200 мең кеше әгъза булып тора. Аның 32 меңе мәктәптә эшләүчеләр. Бу санны Азатлыкка берлекнең башлыгы Юрий Прохоров әйтте. Татарстанда мәктәптә эшләүчеләр ай саен оешмага 7 млн 168 мең сум акча күчереп тора. Прохоров сүзләренчә, аның 22 проценты республика оешмасына килә, ә калганы район һәм мәктәп оешмаларында кала.

Прохоров үзләренең берлеген абруй казанган, укытучыларга терәк оешма дип саный. Ана теле сәгатьләре кыскаргач, күп булмаса да, безгә мөрәҗәгать итүчеләр бар ди ул.

Президентның ел ахырына кадәр беркем дә эштән җибәрелмәячәк дигән сүзе укытучыларны тынычландырды

"Проблем туа да, алар безгә шалтырата. Бездә туры элемтә дә бар. Интернетта алар сорау яза, без җавап бирәбез. Мисал өчен, элек сәгатьләрем 30 иде, хәзер 18гә калды, миңа 1 ноябрьдән 18 сәгать өчен генә түлибез дип әйтәләр, дип язды берәү. Без аңа моның хезмәт канунын бозу икәнен аңлатабыз. Бу эш бирүче ягыннан канун бозарга тырышу очрагы булып тора. Мондый шалтыратулар күп түгел. Хәзер министрлыклар да күп аңлату эшләре алып бара, урыннарда да аңлаталар. Президентның ел ахырына кадәр беркем дә эштән җибәрелмәячәк дигән сүзе укытучыларны тынычландырды", ди Прохоров.

Аның сүзләренчә, укытучылар һөнәр берлегенә шалтыратып, нинди дә булса проблемны күтәргән вакытта исемнәрен әйтүдән курка. Алар "куркытылганмы" дигән сорауга, Прохоров: "Сез дөрес әйтәсез, әмма бу сүзне кабатламыйм" гына диде. Үзенең эш телефонының һәркемгә дә ачык икәнен белдерә.

"Мәктәпләрен дә әйтмиләр. Бу хәл ниндидер чара күрүгә киртә булып тора. Әмма кем икәнен белми торып, аларны ничек яклап булсын инде. Мин кемне якларга икәнен белмим. Әгәр белсәм, конкрет чаралар күрер идем", ди Прохоров.

Дәүләт шурасы ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьләсен караганда Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов 200ләп укытучының кыскару мөмкинлеген телгә алды. Республика һөнәр берлеге аларны яклап, эшле итү өчен нинди чаралар күрәчәк? Азатлык әлеге сорауны Прохоровка юллады.

Кыскартылалар канун нигезендә генә булырга тиеш

"Безнең максат – әгәр кыскартылалар икән, бары тик канун нигезендә генә булырга тиеш. Әгәр кыскарту канун бозып эшләнә икән, без аны шикаять итәчәкбез, гаделлекне кайтарачакбыз", ди берлек җитәкчесе. Прохоров сүзләреннән аңлашылганча, берлек укытучыларны эшле итү, мәктәпләрдә, белем һәм тәрбия бирү оешмаларында саклап калу өчен нидер кылырга җыенмый. Ул бу эшләрне мәгариф министрлыгы хәл итәргә тиеш дип исәпли.

"Хәзер һәр оешма белән җентекле эшлиләр. Һәр укытучы белән һәр сорауга сөйләшенә. Кемне башка белгечлек алырга җибәрергә, кемнедер башка эшкә җибәрү һәм башкалар турында", ди Прохоров.

Укытучылар бәйсез һөнәр берлеге оештырса сез моңа ничек карар идегез дигән сорауны Азатлык Прохоровка да юллады.

Өч тапкыр диварга чәпәдегез, хәзер социаль партнерлар кебек эшләячәкбез

"Өч укытучы җыелып та берлек оештыра ала. Әгәр бер мәктәптә генә оеша икән, ул бер-береңә акчалата ярдәм итү оешмасына әйләнеп калачак. Алар берни дә хәл итә алмаячак. Хакимият хәзер көчле һәм белемлеләр белән генә хисаплаша. Без үз көчебезне дәлилләдек инде, чөнки без Татарстан Конституция мәхкәмәсендә хөкүмәт белән өч тапкыр мәхкәмәләштек һәм өчесендә дә җиңдек. Пенсия белән тәэмин итү, 1997 елда мәгариф хезмәткәрләре күпләп кыскартылганда аларны яклау, хезмәт хакларын һәм өстәмә түләүләрне кайтару өчен мәхкәмәләштек. Шуннан соң Рөстәм әфәнде (президент - ред.) сез безне өч тапкыр диварга чәпәдегез, хәзер инде социаль партнерлар кебек эшләячәкбез дип әйтте һәм ул сүзендә тора", ди Прохоров хакимиятләр белән кулга-кул тотынып эшләүләрен дәлилләп.

Алар мәктәп мөдирләрен яклау өчен генә тырышучылар

Хакимиятләр канаты астындагы һөнәр берлекләренең Татарстандагы байтак мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын күбрәк укыту мөмкинлеге биргән вариантны сайлау, белем бирүчеләр кыскартылмасын, сәгатьләре кесәгә сугарлык киметелмәсен өчен дәшмәүләренә укытучыларның һөнәр берлекләренә ачуы чыккан.

"Һөнәр берлеге мәктәп җитәкчесенә безне кыскарту турында белдерү кәгазен акыллы итеп язарга кирәк дип өйрәтеп ята. Моңа без бик гарьләндек. Һөнәр берлегенә укытучылар да керми мени соң? Без акча түлибез бит һөнәр берлегенә. Ни өчен түлибез икән соң? Алар мәктәп мөдирләрен яклау өчен генә тырышучылар. Күп мәктәпләр хәзер әнә шундый хәлдә", диде Азатлыкка исемен күрсәтергә теләмәгән бер укытучы.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.