Чубаров: "БМО яңа резолюция өлгесендә Русиягә тагы да катырак тәнкыйть белдерә"

Рефат Чубаров

БМОның генераль ассамблеясенең өченче комитеты Кырымда һәм Акъярда кеше хокуклары торышы турында яңартылган резолюция өлгесен кабул итте .

Бу документ өчен 71 ил уңай, 25е – каршы тавыш биргән, 77е – битараф калган. Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров узган ел кабул ителгән резолюция өчен бирелгән тавышлар кабатланды диде.

“Узган ел резолюция өчен 73 ил, быел 71 ил уңай тавыш бирде, ләкин бу елгы резолюция узган елдагысына караганда да катырак. Без тавыш бирүдә катнашкан 173 илнең позициясен тикшерәчәкбез. Русияне яклаган илләр арасында Төньяк Корея, Сүрия, Венесуэлла, Беларус кебек илләр булуы аларның Путин режимын яклаганнарын күрсәтә”, диде ул.

Рефат Чубаров шулай ук Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев, иреккә чыккан Ахтем Чийгоз, Мәҗлеснең АКШтагы вәкиле Айла Бакаллы, Корылтай делегаты Рустем Умеров БМОның комитеты эшендә катнашып, төрле илләрнең вәкилләре белән очрашып сөйләшүләр алып барганын да хәбәр итте.

Украина тышкы эшләр министрлыгы "БМОның гомум мәҗлесе утырышы алдыннан комитетның болай тавыш бирүе дөньяның Кырымның деоккупациясе мәсьәләсендә Украинаны яклавын күрсәтә. Русиянең оккупацияләнгән Кырымда җинаятьчел сәясәт алып баруын дәвам итүе, узган ел кабул ителгән резолюциянең бер маддәсен дә үтәмәве, репрессияләрнең артуы яңа документ әзерләүгә сәбәп булды", дип белдерде.

Документ, элекке резолюциядә каралганча, Русияне Һаага халыкара мәхкәмәсе карарын үтәргә, халыкара мониторинг төркемнәрен Кырымга кертергә, кеше хокукларын тупас рәвештә бозуны туктатырга чакыра. Резолюция өлгесен Украина белән бергә 40 ил тәкъдим итте.

Кабул ителгән резолюция өлгесе БМО гомум мәҗлесенең пленар утырышында декабрь урталарында каралыр дип көтелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.