Кудрин пенсияләр түләр өчен акча җитмәү турында белдерде

Алексей Кудрин

Стратегияләр әзерләү үзәге җитәкчесе Алексей Кудрин Русиядә пенсия яшен арттырмыйча булмый, чөнки илнең пенсияләр түләр өчен ресурслары бетте, дип белдерде.

"АиФ" журналистының пенсияләрне бүгенге дәрәҗәдә булса да сакларлык ресурслар калмадымы, дигән соравына Кудрин "Турысын әйтәм: әйе, калмады", дип җавап биргән.

Аның сүзләренчә, пенсия фондындагы тишекне салымнарны арттырып кына каплап булмаячак, чөнки соңгы җиде ел эчендә пенсия чыгымнары эчке тулай җитештерүенең өч процентына арткан. "Бүгенге бәяләр белән караганда, бу елына 2,5 триллион сум. Шуның кадәр сумманы без мәгариф өлкәсенә тотабыз. Әлеге пенсияләрне түләр өчен безгә мәгариф, медицина, юллар төзелешенә, балалар киләчәге өчен булган чыгымнардан баш тартырга кирәк", дип санап чыгарган Кудрин.

Кудрин пенсия яшен арттыру пенсионерларның үзләренә дә файдалы, дип саный. Ул кешенең актив тормыш алып баруының якынча ун елга артуын исәпкә алырга кирәк дигән фикердә. "Дөньяда дәүләт пенсионерларга элекке хезмәт хакларының 40 процентын тәэмин итәргә, тагын 20-30 процентын кеше үзе җыярга тиеш, дип санала. Бездә - 34 процент, бу бик аз. Пенсиягә чыгу - яшәү сыйфатының кинәт кенә өч тапкырга начараюы дигән сүз. Әгәр пенсия яшен арттырмасак, без хәтта бу дәрәҗәне дә саклап кала алмаячакбыз, элекке хезмәт хакының 25-27 процентын гына түли алачакбыз", дип белдерә Русиянең элекке финанс министры Кудрин.

Пенсия яшен арттыру тәкъдиме хөкүмәттә 2015 елдан бирле карала. Икътисади үсеш министрлыгы фаразлавынча, Русиядә алдагы 20 елда пенсияләр арта алмаячак. Пенсионерларга акчаны азмы-күпме арттырыр өчен пенсия яшен күтәрү кирәк дип белдерелә.

Русия пенсия яшендәгеләргә яшәү өчен иң начар илләр бишлегендә. Natixis Global Asset Management ширкәте төзегән Глобаль пенсия индексында 43 ил арасында Русия 40нчы урында.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.