Миңнеханов Казанда төзекләндерелүче музей һәм мәдәни мирас биналарын карады

Рөстәм Миңнеханов (с) һәм Розалия Нургалиева

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелүче музей һәм мәдәни мирас биналарын карады. Татар шәхесләренең музейларына кермәде.

3 декабрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзекләндерелүче биналарга сәфәрен Сынлы-сәнгать музеннан башлады. Маркс урамы 64нче йортта урнашкан бу бина федераль әһәмияттәге мәдәни мирас һәйкәле булып тора. Хәзер монда төзекләндерү эшләре бара. Президент төзекләндерү эшләрен тизләтергә боерды, финансларның җитәрлек бүлеп бирелүен әйтте. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов әлеге музейны карагач Замана сәнгате галереясенә дә керде. Галерея Сынлы сәнгать музееның бер бүлеге. Музей мөдире Розалия Нургалиева күргәзмәләр залына мультимедиа һәм яктырту җиһазлары урнаштыру кирәклеген белдерде.

Президент Казанның Петропавел чиркәве янындагы Дряблов йортын, элек шәһәр магистраты булган бинаны (1788 елда төзелгән), Островский урамындагы Казан яшь тамашачы театры ишегалдындагы биналарны да карады.

Рөстәм Миңнеханов (уңда, түрдә) һәм Розалия Нургалиева

Миңнеханов элек шәһәр магистраты булган йортны сынлы сәнгать музеена биреп, аны Петербур шәһәрендәге Рус музееның күргәзмәләр залы итү кирәклеген әйтте. Президентка театр ишегалдында балалар өчен төрле чаралар үткәрү мөмкинлеге биргән проект тәкъдим ителде.

Миңнеханов әлеге сәфәре вакытында татар шәхесләренең музейларында булмады. Татарстан дәүләт музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, Миңеханов башта Җәлил, Җиһанов музейларын да карар дип көткәннәр, ләкин ахырда бу музейларга килмәячәге әйтелгән. Гөлчәчәк ханым Миңнехановка мондый сәфәре вакытында барлык музейларны да күрсәтсәң яхшы булыр иде ди.

Шәриф Камал музеенда да төзекләндерү эшләре бара. Тышкы ремонт тәмамланган дисәң дә була, әмма эчтә эшләр хәйран күренә. Каравылчы сүзенә караганда, кайчан бетәчәген алар үзләре дә төгәл белми.

Габдулла Тукай музеенда төзекләндерү эшләре бу ай ахырында тәмамланыр дип көтелә. Музей мөдире Гүзәл Төхвәтова төзекләндерелгәннән соң әле музеефикация эшләренә 15-29 миллион сум кирәк булуын, әлегә экспозиция өчен бер тиен дә акчабыз юк дип белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.