"Idel.Реалии" Татарстандагы тел низагының республикада алда торган Русия президентын сайлауга ничек тәэсир итәчәге турында сәясәтчеләр, галимнәр һәм хокук яклаучылар фикерләрен белеште. Аларның фикерләре белән Азатлык та таныштыра.
Мәскәүнең мәктәпләрдә татар телен бетерү юнәлешендәге гамәлләренә күпләрнең ризасызлыгына карамастан, узган атна ахырында "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге конференциясе ачылышында республика президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкының 80 проценты Русия президенты Владимир Путин позициясен хуплавы турында белдерде.
"Илебездәге төп сайлауга, Русия президентын сайлауга 3,5 ай вакыт калып бара. Сайлау алды кампаниясе әле башланмаса да, татарстаннарның күпчелеге инде кемне сайлау турында карар итте", диде Миңнеханов. 2012 елгы сайлауда Путинның Татарстанда 82,7 процент тавыш җыюы игълан ителгән иде.
Your browser doesn’t support HTML5
Әле октябрь ахырында гына Татарстан президенты тел мәсьәләсенә бәйле киеренкелекнең республикада Путинга мөнәсәбәтне начарайтачагы турында кисәткән иде. 26 октябрь Дәүләт шурасында чыгыш ясап Миңнеханов прокурорларга татар теленең ничек укытылуын тикшереп мәктәп мөдирләрен тинтерәтмәскә кушты. Моны ул киләсе язда шул мөдирләр катнашында Русия президенты сайлавын оештырырга туры киләчәге белән аңлатты. Миңнеханов сүзләренчә, прокурорларның татар теленә каршы бу гамәлләре республикада Русия президенты Владимир Путинга мөнәсәбәт начараюга китерә ала.
Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты Дмитрий Гудков фикеренчә дә, мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсенә бәйле каршылык Русиядәге президент сайлауга берничек тә тәэсир итмәячәк.
"Республикаларда хакимият өчен ничә процент тавыш бирелүен җирле элита хәл итә. Әгәр элита җирле парламентның шундый карар чыгаруына юл куйган икән, димәк Мәскәү белән җирле элита арасында ниндидер консенсус бар дигән сүз", ди Гудков.
Шул ук вакытта сәясәтче тел мәсьәләсендә дөньядагы тенденцияләргә һәм иң яхшы үрнәкләргә игътибар итәргә чакыра.
"Тел мәсьәләсендә заманча трендларга карарга кирәк. Мәсьәлән, безнең түрәләр үзләренә күчемсез милек сатып алырга ярата торган Майамида документ эшләре, нинди телдә алып барырга теләсәң, шул телдә алып барыла. Урысча да була ала. Анда урыс телендәге документлар да теркәлә. Дөнья үзгәрә бара һәм тел киртәләре кимегәннән кими. Тел мәсьәләсе югарыдан билгеләнергә тиеш түгел, ә кешеләрнең теләгенә карап чишелергә тиеш. Референдум уздырып та чишәргә мөмкин. Документ эшләрен дә уңайлы телдә алып барырга була", ди оппозицион сәясәтче.
Гудков Русиядә федерализмның булмавына да кызганыч белдерә.
"Бездә федерализм кәгазьдә генә калды. Чынлыкта исә илдә федерализм инде күптән бетерелде. Һәм монда сүзне тел мәсьәләсеннән түгел, ә субъектларның вәкаләтләре һәм бюджет сәясәте мәсьәләләреннән башларга кирәк – салымнар ничек бүленә, губернаторлар ничек сайлана. Хакимият иләкләрен бетерергә кирәк, төбәкләрдә кешеләрнең хакимиятне сайлау мөмкинлеге булырга тиеш", ди Гудков.
Үзәк хакимиятнең мондый гамәлләрен ул Кремльнең нәтиҗәле эшләмәве һәм нәтиҗәле эшләргә мөмкин альтернативалардан куркуы белән аңлата.
"Хакимият үзәкләштерелгән тәртипне бетерергә теләми, чөнки ул төбәкләрнең дә, илнең дә үсеше өчен нормаль шартлар булдырырга сәләтле түгел. Хакимият алмашынмаганда берни дә үсми. Хәзерге җитәкчелек үзенең хакимияттә утыруын саклап калу өчен барын да эшли", ди Гудков.
Сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов исә тел мәсьәләсенә бәйле низагның тәэсире алдагы президент сайлауда чагылачак дип исәпли.
"Сайлауга килгәннәрдән хәзерге президент яки хакимиятнең башка бер вәкиле өчен тавыш бирүчеләр узган президент сайлаудагыдан 10-15 процентка кимрәк булыр кебек", ди Сәетов.
Татарстанның Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов фикеренчә, тел низагы республика халкының кәефенә тәэсир итәчәк.
Федераль хакимияткә һәм аның сәясәтен алып баручыларга, аерым алганда прокурорларга ышаныч бетте ди Хәкимов.
Шул ук вакытта, аның фикеренчә, бу хәл өчен татарлар үзләре гаепле.
"Татарларның үзләрендә дә гаеп зур, федераль сәясәткә тәнкыйтьсез карамаган өчен генә түгел, ә укытучыларга һәм мәктәп мөдирләренә ябырылганнары өчен дә. Татарларның шундый үзенчәлеге бар, алар бер-берен батыра", ди Галим.
Аның фикеренчә, алдагы сайлауда хакимият саннарны үзе теләгәнчә язып куячак, әмма шул ук вакытта бу низагка бәйле үпкәләр дә бетмәячәк.
Тел мәсьәләсенә карата үз фикерен күренекле журналист һәм хокук яклаучы Максим Шевченко да белдерде. Ул Русиядәге урыс булмаган халыкларның үз телләрен мәктәптә башка фәннәр белән бер рәттән уку хокукын яклый һәм шул ук вакытта Русиядәге башка халыкларның телләрен өйрәнү урысларга да башка милләт кешеләрен аңларга ярдәм итәр иде ди.
Шевченко фикеренчә, Татарстан Дәүләт шурасы татар сайлаучылары алдында үз-үзенең абруен юк итте.
Хакимияттәге элита Идел буендагы сайлау нәтиҗәләрен барыбер үзләренә кирәккәнчә бозып күрсәтәчәк. Татарстан Дәүләт шурасы татар халкы алдында үзенең әхлакый үлеме өчен тавыш бирде, әмма Кремльгә аның белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын күрсәтте. Хакимияттәге милли элиталар инде үз халыкларына хыянәт итә башлады. Димәк ул халыкларга киләчәкне формалаштыру эшен урыс халкы сәяси зыялыларының интернациональ өлеше белән бергәләп үз кулларына алырга туры киләчәк", ди хокук яклаучы.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.