Миңнеханов: "Минем әле мәктәп мөдирләре белән сайлау уздырасым бар"

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 26 октябрьдә Дәүләт Шурасында чыгыш ясап, прокурорларга мәктәпләрдә татар теленең ничек укытылуын тикшереп мәктәп мөдирләрен тинтерәтмәскә кушты. Моны ул киләсе язда шул мөдирләр белән Русия президенты сайлауларын оештырырга туры киләчәге белән аңлатты. Миңнеханов сүзләренчә, прокурорларның татар теленә каршы бу гамәлләре Татарстанда Русия президенты Владимир Путинга мөнәсәбәт начараюга китерә ала.