V бүлек
Җинаять
Ул тиз генә йоклап китә алмады. Бердән, поездның һаман кузгалмавы җанын ашады. Соң, әгәр бу станция икән, нишләп перронда шулай тыныч соң? Вагонда исә, киресенчә, шау-шу иде. Пуаро күрше купеда Рэтчеттның мәш килүен ишетте: тыккыч шалтырады да, су чылтырый башлады, аннан тагын тыккыч шалтырады. Коридордан исә кемнеңдер тап-топ атлавы ишетелде.
Пуаро купе түшәменә карап ятты, күзенә һич йокы кермәде. Нишләп бу станциядә шулай тын соң? Аның тамагы кипте, өстәвенә, ул бу юлы шифалы су китерергә сорарга да оныткан иде. Пуаро янә сәгатькә күз салды. Икенче унбиш минут. Вагон караучысына шалтыратырга да, шифалы су сорарга кирәк. Ул инде төймәгә кулын сузган гына иде, ярты юлда туктап калды: тынлыкны бүлеп, кыңгырау тавышы яңгырады. Ярар, мәгънәсе юк: караучы бер юлы ике кыңгырауга җавап бирә алмый.
Зең-зең-зең – кыңгырау өзелеп-өзелеп зар елады. Карале, караучы кая булды икән соң? Шалтыратучы кеше бик борчыла иде ахрысы.
Зең...
Пассажир бармагын төймәдән алмый иде инде. Ниһаять, буш коридорда караучының адымнары ишетелде. Ул Пуароның купесыннан ерак түгел бер ишеккә шакыды. Тавышлар килә башлады: караучының тынычландыручы, гафу үтенүче сүзләре һәм ниндидер хатынның бик катгый һәм кискен таләпләре иде бу. Һе, әлбәттә, миссис Һаббард!
Пуаро елмайды. Тегеләрнең бәхәсе (әгәр бу чыннан да бәхәс кенә булган булса инде) шактый озак барды. Әлбәттә, күбрәк Һаббард ханым сөйләде, мескен караучы исә вакыт-вакыт бер сүз, ике сүз кыстыра гына алды. Пуаро ап-ачык итеп: "Bonne nuit, мадам" ("Тыныч төннәр") — дигәннәрен һәм ишекнең шап итеп ябылганын ишетте. Шуннан соң ул кыңгырау төймәсенә басты.
Караучы көттермәде, шунда ук килеп җитте. Аның башы каткан иде ахры, кыяфәтеннән борчылганы аңлашыла иде.
– De l’eau minerale, s’il vous plait (Зинһар, минераль су китерсәгез иде)
– Bien, мсье. (Яхшы, мсье.)
Күрәсең, Пуароның күзләре белән елмаюын күреп, караучы эчендәгесен сөйләп бирергә булды:
– La dame americaine…(Теге американ хатыны)
– Нәрсә булды?
Караучы маңгаендагы тирен сөртте:
– Нәрсә генә ишетмәдем мин аннан! Купесында бер ир-ат яшеренгән дип исәрләнә.. Уйлап карагыз инде, мсье, шундый кечтеки генә купеда! – Ул, кулларын җәеп, купеның зурлыгын күрсәткәндәй булды. – Шушында кая яшеренсен инде ул? Бәхәсләшәм аның белән, бу мөмкин түгел дип исбатламакчы булам – юк инде. Ни ди, имеш, уянган да, купесында чит ирне күргән. Соң, мин әйтәм, алайса ничек купедан чыккан да, ишекне келәсеннән бикләп китә алган соң ул, дим. Ишетергә дә теләми. Аннан башка эшебез беткән диярсең. Бу көртләр...
— Көртләр?
— Әйе. Сизмәдегез мени? Поезд күптәннән монда тора инде. Юлларны кар баскан, без көртле җирдә хәзер. Әле тагын күпме торырбыз, бер Ходай белә! Шулай бервакыт без атна буе торган идек.
– Кайда соң без?
– Виньковци белән Брод арасында.
– La, la! – диде Пуаро, кәефе кырылып. Ә караучы исә шифалы су алып килде.
– Тыныч төннәр, әфәндем.
Пуаро су эчте дә, инде хәзер йокларга дип катгый карарга килде.
Ул менә-менә йоклап китәм дигәндә аны янә уяттылар. Бу юлы ишеккә теге яктан ниндидер авыр нәрсә бәрелгәндәй булып тоелды аңа.
Пуаро ишеккә атылды һәм коридорга чыгып карады. Беркем дә юк. Коридор буйлап уң яктан кызыл кимоно кигән хатын китеп бара, ә сулда исә нәни урындыгына утырган караучы зур кәгазьләрдә нидер саный иде. Тып-тын.
"Нервларым бозылып беткән инде", – диде Пуаро һәм яңадан барып ятты. Бу юлы ул чынлап та йокыга китә алды һәм иртәнгә кадәр тынычлап йоклады.
Ул уянганда поезд һаман урынында иде әле. Пуаро тәрәз пәрдәсен күтәрде һәм тышка карады. Зур-зур көрт өемнәре поездка терәлеп үк торалар иде. Ул сәгатькә күз салды – унынчы киткән.
Ун тула унбиш минутта һәрвакыттагыча пөхтә, саф һәм кәефле Пуаро ресторан вагонына керде. Монда исә төшенкелек хөкем сөрә иде.
Поезд әһелләре арасында булган соңгы чикләр хәзер алып ташланган иде. Уртак бәхетсезлек аларны берләштерде. Миссис Һаббардның зарлануы иң көчле яңгырый иде:
– Кызым бу юлны дөньяда иң тыныч юл дигән иде. Имеш, вагоныңа утырасың да, Парижда гына чыгасың. Ә хәзер нәрсә? Без монда көннәр буе ята алабыз бит. Ә минем берсекөнгә пароход китә. Мин аңа ничек эләгәм хәзер? Мин хәтта билетымны кайтара да алмыйм. Акылдан язарсың, валлаһи!
Итальян абзый да Миланда ашыгыч эшләре барлыгын хәбәр итте. Олы гәүдәле американ исә: "бик начар бу, мадам" – диде һәм поездның исраф иткән вакытын тиз арада кайтара алачагына өметләнүен белдерде.
– Ә минем сеңлем? Аның балалары мине каршыларга барачак, – диде швед хатыны һәм елап җибәрде. – Мин аларга хәбәр итә алмыйм. Нәрсә уйларлар? Апага начар булган диярләр инде.
– Без монда күпме торачакбыз? – дип сорады Мэри Дебенһэм. – Кем дә булса җавап бирә аламы?
Аның тавышы сабырсыз яңгырады, әмма Пуаро шуны искәртте: хәзер анда теге вакытта “Таурус” экспрессы соңаргандагы сыман әллә нинди калтырап төшәрлек борчылу юк иде.
Һаббард ханым исә тагын телгә килде:
– Монда беркем бернәрсә белми. Һәм беркем бернәрсә эшләргә дә тырышмый. Бер нәрсәгә ярамаган халык. Бездә һич югы тырышып карарлар иде.
Арбатнот Пуарога борылды һәм француз сүзләрен инглиз акценты белән әйтеп, сөйли башлады:
– Vous etes un directeur de la ligne, je crois, monsieur. Vous pouvez nous dire…(Аңлавымча, сез ширкәтнең мөдире, әфәндем. Әйтә алмассыз микән...)
Пуаро исә, елмаеп, аны төзәтте.
– Юк, юк, – диде ул инглизчә, – сез ялгышасыз. Сез мине дустым мсье Бук белән бутыйсыз.
– Гафу итегез.
– Зыян юк. Ник ялгышканыгызны аңлыйм. Мин элек ул яшәгән купеда урнаштым.
Мсье Бук ресторанда юк иде. Пуаро, тагын кемнәр купеларында калды икән дип, тирә-ягына карады.
Принцесса Драгомирова һәм маҗар гаиләсе, шулай ук Рэтчетт белән аның лакее һәм алман хезмәтчесе юк иде.
Швед хатыны күз яшьләрен сөртте.
– Җүләр мин, – диде ул. – Еларга шулай дөрес түгел. Ни генә булса да, яхшы булырга.
Әмма бу христиан хисләре аз кешегә хас булып чыкты.
– Шәп ди сиңа, – дип кыза башлады Маккуин, – тик без монда күпме торырбыз соң!
– Кайда соң без, нинди илдә? – миссис Һаббард елар дәрәҗәгә җиткән иде.
Югославиядә икәннәрен аңлаткач, ул сорап куйды:
– Аһ! Балкан нәрсәләре. Алардан тагын ни көтеп була инде?
– Сез бердәнбер сабыр пассажир икәнсез, мадемуазель, – диде Пуаро Мэри Дебенһэмга.
Ул исә җиңелчә генә җилкәләрен сикертте:
– Тагын нишләмәк кирәк монда
– Ә сез фәлсәфәче икән, мадемуазель!
– Юк, моның өчен читкә китеп карый белергә кирәк. Ә мин күбрәк үземә карыйм. Шулай да, мин хисләрне юкка-барга сарыф итмәскә өйрәндем.
Ул Пуаро белән түгел, ә үзе белән сөйләшә иде шикелле. Аңа ул карамый да иде шикелле. Аның карашы тәрәз артына, биек көртләргә омтылган иде.
– Сезнең характерыгыз көчле, мадемуазель, – диде Пуаро бераз ялагай итеп. – Миңа калса, монда утыручылар арасында иң көчле холык сездә.
– Юк инде. Миннән күпкә көчлерәк рухлы кешене беләм мин.
– Һәм ул...
Кинәт кенә Мэри аңга килде, ул бөтенләй таныш булмаган кеше, өстәвенә, чит ил кешесе белән, бүгенгә кадәр ун җөмлә дә әйтмәгән кеше белән сөйләшкәнен искә төшерде. Ул әдәпле, ләкин салкын итеп көлде:
– Мәсәлән, әнә теге карт леди. Аңа игътибар иткәнсездер. Бик ямьсез карчык, ләкин үзенә тарта торган сөяге бар. Бармагын бер селкетеп, әдәпле итеп сораса, бөтен поезд ул теләгәнне эшләячәк.
– Нәкъ шулай итеп дустым мсье Букның да теләкләрен үтиләр, – диде Пуаро. – Дөрес, аның холкы көчле булганга түгел, ул бу линиянең директоры булганга гына.
Мэри Дебенһэм елмайды.
Төш якынлашты. Берничә кеше, шул исәптән, Пуаро, ресторанда калдылар. Мондый хәл килеп чыккач, әлбәттә, вакытны аралашып үткәрәсе килә иде. Пуаро Һаббард ханымның кызы хакында яңа нәрсәләр белде, мәрхүм Һаббард әфәнденең гадәтләре турында (бу мөхтәрәм джентльменның иртән ботка ашавыннан башлап, кичен йокларга ятканда Һаббард ханым бәйләгән оекларны киюнә кадәр) ишетте.
Пуаро швед хатынының миссионерларның бурычлары турында өзек-өзек хикәятен тыңлап утырганда, вагонга караучы килеп керде һәм аның өстәле янында туктады:
– Мөрәҗәгать итәргә мөмкинме икән, әфәндем.
– Тыңлыйм сезне.
– Мсье Бук сезгә ихтирамын җиткерә һәм хөрмәт илә сезнең берничә минутка гына аның янына керүегезне үтенеп сорый.
Пуаро торып басты да, швед хатыныннан гафу үтенеп, караучы артыннан чыгып китте.
Бу аларның вагонында эшләгән караучы түгел, ә башка – озын буйлы һәм зур гәүдәле сары чәчле егет иде.
Пуароның вагонын узып, алар күршегә керделәр. Купе ишегенә шакыгач, караучы Пуароны алга уздырды. Ләкин бу мсье Букның купесы түгел иде. Күрәсең, икенче класска караган бу купены мәйданы зур булган өчен сайлаганнар иде. Зур булса да, хәзер монда кыл сыярлык та түгел иде.
Иң почмактагы эскәмиядә мсье Бук утыра. Икенче почмакта, тәрәз янында карашын кар көртенә төбәгән таза бәдәнле кара чәчле адәм утырган. Пуарога алга үтәргә комачаулап, алда торган кешеләр зәңгәр формалы бер ир-ат – поезд башлыгы һәм Истанбул–Кале вагоны караучысы иде.
– Аһ! Кадерле дустым! – кычкырып җибәрде мсье Бук. – Керегез, рәхим итегез, сез безгә бик кирәк.
Тәрәз янындагы кеше читкәрәк күчте һәм Пуаро, этә-төртә алга узып, дустының каршына утырды.
Мсье Букның йөзе качкан иде. Һичшикез, ниндидер гайре табигый хәл булган, димәк.
– Ни булды? – дип сорады Пуаро.
– Сорагыз, җавап бирәм. Бердән, көрт аркасында поездны туктатырга мәҗбүр булдык. Ә хәзер тагын!..
Ул туктап калды, ә теге вагонның караучысы басынкы тавыш белән аһылдап куйды.
– Нәрсә – хәзер?
– Ә хәзер бер пассажир үз купесында үлгән килеш ята – аңа пычак белән кадаганнар.
Мсье Букның тыныч тавышында барыбер өзгәләнү чалымнары ишетелә иде.
– Пассажир? Нинди пассажир?
– Американ. Аның исеме... – Ул каршында яткан кәгазьләргә күз салды. – Рэтчетт... Шулай бит... Рэтчетт?
– Әйе, әфәндем, – диде вагон караучысы һәм төкереген йотты.
Пуаро аңа карады. Ул ап-ак иде.
– Караучыга утырырга рөхсәт итегез, – диде Пуаро, – югыйсә ул аңын югалтачак хәзер.
Поезд башлыгы бераз күчте һәм караучы утыргычка утыра алды, ул шунда ук йөзен куллары белән каплады.
– Брр! – диде Пуаро. – Җитди нәрсә бу!
– Әлбәттә бу җитди эш. Үтерү үзе генә дә беренче дәрәҗә афәт дип санала. Өстәвенә, анда гадәти булмаган хәлләр һәм шартлар да бар. Без монда фәләнчә сәгать кузгала алмыйча торырга мөмкинбез. Кая инде, сәгать түгел, көннәр буена! Тагын бер нәрсә: илләрнең күпчелеге үз җирләреннән уза торган поездларга полиция вәкилләрен җибәрәләр, әмма Югославиядә алай эшләмиләр. Төшенәсезме?
– Бу бик тә катлаулы вәзгыять алайса, – дип җавап бирде Пуаро.
– Бу гына түгел әле. Доктор Константин – гафу итегез, таныштырырга оныттым. Доктор Константин, мсье Пуаро.
Кыска буйлы кара чәчле кеше белән Пуаро бер-берсенә баш иделәр.
– Доктор Константин фикеренчә, Рэтчеттны төнге берләрдә үтергәннәр.
– Мондый очракларда төп-төгәл әйтү авыр, – диде доктор. – Ләкин миңа калса, пассажир төнге унике белән ике арасында үлгән булырга тиеш.
– Мистер Рэтчеттны исән килеш соңгы кат кайчан күрделәр? – дип сорады Пуаро.
– Бер туларга егерме минут кала аның исән булуы һәм караучы белән сөйләшкәне мәгълүм, – җаваплады мсье Бук.
– Анысы дөрес, – диде Пуаро, – мин үзем дә ишеттем аны. Рэтчетт турында мәгълүм булган соңгы нәрсә шушы, димәк?
– Әйе.
Пуаро докторга карады, ул исә дәвам итте:
– Рэтчетт әфәнде яшәгән купеның тәрәзәсе киң итеп ачып куелган, аңлашыла ки, җинаятьче шуннан чыгып киткән дигән фикер калсын өчен шулай эшләнгән. Әгәр ул тәрәздән чыккан булса, кар өстендә эзләр калыр иде. Бер эз дә табылмады.
– Мәетне кайчан таптылар? – дип сорады Пуаро
– Мишель!
Вагон караучысы дерт итеп куйды. Аның агарынган йөзендә һаман да курку чалымнары саклана иде.
– Бу әфәндегә барын да сөйләп бирсәгез иде, – дип боерды мсье Бук.
– Бу мистер Рэтчеттның хезмәтчесе иртән аның ишегенә берничә тапкыр шакыды. Җавап бирүче булмады. Аннары, ярты сәгать элек, рестораннан кеше килде һәм мсье иртәнге ашын ашар микән дип сорамакчы булды. Аңлыйсызмы, сәгать унбер иде инде.
Мин үз ачкычым белән ишекне ачмакчы булдым. Әмма ачылмады. Ул эчтән чылбырга бикләнгән икән. Җавап бирүче юк, эчтән салкын өрә, тәрәзә ачылган, аннан кар да керә әле. Мин бу әфәндене йөрәег тоткандыр дип уйладым да, поезд башлыгын чакырдым. Без чылбырны өздек һәм купега кердек. Ә ул инде... Ah, c’etait terrible...(Аһ, бу коточкыч иде)
Ул янә куллары белән йөзен каплады.
– Димәк, ишек эчтән йозакка да, чылбырга да бикләнгән булган... – диде Пуаро уйланып. – Ә ул үзен үтермәгәнме?
Грек зәһәр итеп елмайды.
– Үзен үтерергә җыенган кешенең үзенә кимендә унике тапкыр пычак белән кадаганын күргәнегез бармы? – дип сорады ул.
Пуароның күзе маңгаена менде.
– Нинди коточкыч явызлык! – диде ул.
– Бу хатын-кыз эше, – дип телгә килде поезд башлыгы. – Әйтте диярсез, хатын-кыз эше. Мондыйга хатыннар гына бара ала.
Доктор Константин, уйга чумып, кашын җыерды.
– Димәк, бу бик көчле хатын булган, – диде ул. Төгәл фәнни сүзләр кулланырга теләмим – алар башны бутыйлар гына; бер-ике чәнчү шулкадәр көчле булганнар ки, пычак, мускулларны кисеп, сөяк аша үткән. Моның өчен бик көчле булырга кирәк.
– Димәк, җинаятьче профессионал түгел, – дип сорады Пуаро.
– Юк, һичшиксез юк, – дип раслады Доктор Константин. – Күрәсең, ул пычак белән теләсә ничек кадаган. Кайбер яралар җиңел, алар артык зыян китермәгәннәр. Беләсезме, бу җинаятьче, әйтерсең, күзләрен йомып, котыра-котыра пычагын кадаган да кадаган, ахрысы.
– C’est une femme (Бу хатын-кыз), – диде поезд башлыгы. – Алар барысы да шундый. Ачу аларга көч кенә бирә. – Ул бик белемле кеше сыман баш какканга, калганнар аны үз тәҗрибәсен уртаклаша дип уйлап куйдылар.
– Мөгаен, мин дә сез туплаган мәгълүматларга нәрсәдер өсти алыр идем, – диде Пуаро. – Рэтчетт әфәнде кичә минем белән сөйләшкән иде. Дөрес аңлаган булсам, ул гомеренә куркыныч яный дип шикләнә иде.
– Дөмектергәннәр... американнар шулай диләр бугай? – дип сорады мистер Бук. – Алайса, бу хатын-кыз түгел. Бу гангстер яки берәр бандиттыр.
Үз версиясе кире кагылганга, поезд башлыгы бераз үпкәләгәндәй булды.
– Әгәр җинаятьче гангстер булса да, – диде Пуаро, – ул бер дә оста үтерүче түгел.
Пуароның тавышыннан аның белгеч буларак тәнкыйтьләве аңлашыла иде.
– Бу вагонда зур гәүдәле бер американ бара. – диде мсье Бук, үз теориясен дәвам итеп. – Коточкыч җүнсез киенгән, бик мужик кыяфәтле адәм ул. Гел сагыз чәйни, зыялы җәмгыятьтә үзен тота белми. Беләсезме ул кешене?
Караучы – ә мсье Бук аңа эндәшкән иде – башын какты.
– Әйе, әфәндем, №16. Ләкин бу ул була алмый. Әгәр дә ул купега керсә яисә чыкса, мин аны, һичшиксез, күргән булыр идем.
– Бәлки, күрми калгансыздыр... Ярар, без моңа әйләнеп кайтырбыз әле. Хәзер безгә хәл итәргә кирәк: нишлибез?
Ул Пуарога бакты.
Пуаро исә аңа карады.
– Йә инде, кадерле дустым, – диде мсье Бук. – Сездән нәрсә үтенергә теләгәнемне төшендегез бит инде. Мин беләм, бу сезнең көчегездән килә. Зинһар, чишегез бу эне. Юк, юк, зинһар, баш тартмагыз. Күрәсезме, безнең өчен, ягъни халыкара йокы вагоннары ширкәте өчен, бу бик мөһим. Югославия полициясе килеп җиткәнче, без җинаятьчене тапсак, эшебез никадәр җиңеләер иде. Юк исә, безне күпме борчылу, соңга калу, тукталышлар көтә. Кем белә, бәлки, гаепсез кешеләргә дә авырлык килер?.. Ләкин сез серне чишсәгез, берни дә булмаячак! Без әйтербез: "Менә җинаять, ә менә бу җинаятьче!"
– Ә әгәр дә мин үтерүчене таба алмасам?
– Дустым минем! – мсье Букның тавышы хәзер җыр булып агылды. – Мин сезнең абруегызны һәм алымнарыгызны беләм. Бу нәкъ сезгә туры килгән очрак. Бу кешеләрнең тарихларын өйрәнеп, алдашалармы-юкмы икәнен тикшерер өчен бихисап көч һәм вакыт кирәк. Ә бит сез гел әйтә идегез: "Серне чишәр миңа иркенләп утырырга һәм яхшылап уйларга гына кирәк". Зинһар, нәкъ шулай эшләгез. Пассажирлардан сорашыгыз, мәетне карагыз, дәлилләрне өйрәнегез... Ә аннары... Кыскасы, мин сезгә ышанам! Сез буш сүз сөйләп йөрмисез дип уйлыйм мин. Иркенләп утырыгыз, уйлагыз, үзегез әйтмешли, акылның нәни соры күзәнәкләрен эшләтегез һәм сез барысын да ачыклаячаксыз.
Ул дустына бик хисле караш белән карады.
– Сезнең ышанычыгыз минем күңелемә тиде, – дип әйтте Пуаро, дулкынланып. – Сез бу очрак артык авыр түгел дидегез. Үзем дә үткән төндә... Хәер, әлегә сөйләми торыйк. Дөресен әйткәндә, бу мәсьәлә мине кызыксындырды. Әле ярты сәгатьэлек кенә бу көртләр арасында сәгатьләр буе нишлрәгә белмичә утырырмын дип уйланган идем. Ә менә хәзер әзер табышмак өстемә килеп төште.
– Димәк, тәкъдимемне кабул итәсез? – дип сорады мсье Бук, ашыгып.
– C’est entendu (Килештек). Мин бу эшкә алынам.
– Искиткеч! Без барыбыз да булышырга әзер.
– Иң әүвәл, миңа Истанбул-Кале вагонының планы кирәк. Кайсы пассажир кайсы купеда урнашкан, шул күрсәтелсен. Тагын миңа пассажирларның паспорт һәм билетлары кирәк булыр.
– Мишель сезгә китерер.
Караучы купедан чыгып китте.
– Поездта тагын кемнәр бара? – сорады Пуаро.
– Бу вагонда доктор Константин белән икебез генә. Бухарест вагонында – бер аксак карт. Гади вагоннар да бар, ләкин аларны санга алмасак та булса, чөнки алар кичке аштан соң бикләнгән иде. Истанбул-Кале вагоныннан алдарак ресторан вагоны гына бар.
– Димәк, – дип нәтиҗә ясады Пуаро, – безгә, күрәсең, җинаятьчене Истанбул-Кале вагонында эзләргә кирәк. – Ул докторга карады. – Сез шулай димәкче идегез бит?
Грек башын какты:
– Төнге беренче яртыда кар ява башлады һәм поезд туктады. Шуннан соң беркем дә ул вагоннан чыга алмый иде.
– Алайса, – диде мсье Бук, – җинаятьче һаман да поездда. Ул безнең арабызда!
Айдар Шәйхин тәрҗемәсе
“Тәрҗемәханә” бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана