Русия президентына намзәт булырга җыенучы сәясәтче “Idel.Реалии”га: "Мин Баш прокуратура һәм Рособрнадзор җитәкчелеген Татарстан мәктәпләрендә татар теленә каршы һөҗүмне туктатырга чакырам", дип белдерде.
Собчак фикеренчә, прокуратура мәгариф һәм тел мәсьәләләренә тыкшынмаска, мәктәпләрдә кайсы фәнне ничә сәгать укытырга кирәклеген хәл итмәскә тиеш.
"Сез, канунны саклау урынына, кирәкмәгән җирдә җәмгыятьтә низаг һәм киеренкелек чыгарасыз, Татарстан мәктәпләренең тотрыклы эшчәнлеген бозасыз. Алар уку елы уртасында укыту планнарын, дәрес җәдвәлләрен кисәк үзгәртергә, укытучыларны эшләреннән алырга мәҗбүр була", ди Собчак.
Собчак сүзләренчә, дәүләт сәясәте "Татарстан кебек матур һәм тәрәккый төбәкнең" үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш, "Русиянең барлык төбәкләрен бер калыпка салырга тырышырга кирәкми".
Телевидениедә тапшырулар алып баручы Ксения Собчак ике ай чамасы элек 2018 елгы президент сайлауда намзәт булырга җыенуын рәсми рәвештә белдерде.
Собчак инде биш ел дәвамында оппозиция вәкилләре һәм "дистәләрчә мең башка кешеләр" белән митингларга чыгуын һәм үзгәрешләр таләп итүен, әмма ул үзгәрешләрнең һаман да күренмәвен әйтте. "Караклар һәм коррупционерлар алдашуларын, хакимияттәгеләр урлашуларын дәвам итә", дип чыгыш ясады Собчак президентлык өчен көрәш башлавын игълан иткәндә.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.