Татар иҗтимагый үзәге Татарстан Дәүләт шурасына үз-үзен таратырга тәкъдим итә

Татарстан Дәүләт шурасы утырышы, архив фотосы

ТИҮ фикеренчә, Дәүләт шурасы татар теленең дәүләт статусын юк итте, шуңа күрә ул үз-үзен таратып, яңа сайлау билгеләнергә тиеш.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Татарстан Дәүләт шурасы спикеры һәм парламент депутатларына "үз-үзен таратырга һәм яңа парламент сайлавын билгеләргә" тәкъдим итә. Бу хакта шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан депутатларына ачык хатта әйтелә, дип яза Idel.Реалии.

"Татарстан халкы ирекле һәм гадел сайлауда үзенең чын вәкилләрен - чын депутатларны, Татарстан Конституциясен яклаучыларны, Татарстан дәүләтчелеге өчен көрәшчеләрне, татар дәүләт теле өчен көрәшчеләрне сайласын!", диелә хатта.

Оешма белдергәнчә, 29 ноябрь көнне Дәүләт шурасының мәктәпләрдә татар телен ихтыяри өйрәнү карары Татарстан конституциясенең 8 маддәсенә каршы килә, чөнки чынбарлыкта "республика мәктәпләрендә дәүләт теле булган татар телен мәҗбүри өйрәнүдән баш тарттылар".

"Русия мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән "якынча уку планнары" белән ризалашып Дәүләт шурасы чынбарлыкта Татарстан конституциясенең 8 маддәсен юкка чыгарды" диелә ТИҮ хатында. Иҗтимагый оешма шулай ук әлеге гамәлнең Русия конституциясе мәхкәмәсе карарына каршы килүен искәртә.

"25 ел эчендә Татарстан Дәүләт шурасы татар теленең дәүләт статусын арттыру өчен берни эшләмәде. ТИҮ фикеренчә, 25 ел эчендә Дәүләт шурасы мөстәкыйль сәяси орган - Татарстан дәүләте парламенты, Татарстан конституцясе, дәүләтчелеге һәм татар теле яклаучысы була алмады", диелә ачык хатта.

Моннан тыш Татар иҗтимагый үзәге федераль хакимиятнең Русия һәм Татарстан арасында Шартнамәне озайтырга баш тартуга бәйле Татарстан Конституциясенең беренче маддәсен үзгәртү буенча референдум үткәрергә тәкъдим итә. "Татарстан конституциясенең беренче маддәсен бары халык ихтияры белән генә үзгәртеп була", диелә хатта.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстанның Дәүләт шурасы Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән яңа уку планын хуплады. Әлеге план нигезендә мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына ике сәгать өйрәнеп була.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.