Сишәмбе Татарстан президенты Төркиянең Казандагы баш консулы белән очрашты. Очрашу консул Турхан Дилмачның Казанда эшләү дәвере тәмамлануга багышланганды. Президент Рөстәм Миңнеханов Дилмачны Татарстанның "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде. Дилмач әлеге бүләккә Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен лаек булды, дип белдерелде.
Миңнеханов дипломатка нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан белән Төркия арасындагы багланышларның тиз үсүен билгеләп үтте. "Монда Төркиянең Казандагы баш консуллыгы зур роль уйный. Ул күпсанлы мәдәни чаралар уздыра, безнең кардәш халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытуда нәтиҗәле механизм булып тора", диде Миңнеханов. Очрашу тулаем татар телендә барды, дип хәбәр итте Азатлыкка баш консул.
Берничә көн элек Дилмачның Казан мэры Илсур Метшин белән очрашуы видеосы таралган иде. Анда Төркия вәкиле татарча, татар җитәкчесе урысча сөйләде. Соңрак Facebookта әлеге видео астында баш консул "Без Метшин белән татарча да, урысча да сөйләштек, видеога сөйләшүнең бер өлеше генә кергән", дип аңлатты.
Дилмачнын Казаннан китүе турында 27 октябрь кичендә билгеле булды.
Төркия республикасы корылуга 94 ел тулуны билгеләгән кичәдә баш консул киң җәмәгәтчелек белән хушлашты. Дилмач Татарстанның Төркия өчен аерым әһәмияткә ия булуын, ике халыкның тарихи тамырларының нык һәм көчле икәнен әйтеп, озакламый Казандагы вазифасыннан китәчәген дә җиткерде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.