2017 елда Уфа татарлары тел яклауда үшәнлек күрсәтте

Уфа янында Агыйдел аша күпер

2017 елда Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары телне яклап бер генә зур чара да оештырмады. Булганнары мәдәни чаралардан гыйбарәт.

Республикада рәсми даирәләрдә төп татар оешмасы булып йөргән Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте чаралар уздыруда алдынгылыкны бирми. 2017 елда оешма Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин истәлегенә уздыра торган “Ике аккош” конкурс-фестивален дүртенче тапкыр оештырды. Бүздәк районының татар тарихи-мәдәни үзәгендә беренче тапкыр "Җиз кыңгырау" республика халык иҗаты конкурс-фестивале уздырды. Анда республикада яшәүче төрле халыкларның милли аш-сулары, кул эшләре тәкъдим ителде. Мохтарият шулай ук Башкортстан педагогия университетының татар бүлеге белән берлектә “Ана теле” студентлар бәйгесе һәм Габдулла Тукайның Уфага килүенә 105 ел тулу уңаеннан "Тукай моңнары" дигән һәм башка чаралар уздырды. Оешманың узган ел интернет сәхифәсе дә эшли башлады. Ул республикадагы татар җәмәгатьчелек оешмаларының тәүге сәхифәсе.

"Җиз кыңгырау" фестивалендә Чакмагыш районының "Идел" ансамбле

Башкортстан татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы да узган елда күп кенә чаралар оештырды. Шуларның иң зуры – “Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” дигән чара булды. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән – Мәскәү, Казан, Сембер шәһәрләреннән, Удмуртия, Чуашстан, Мари Иле республикаларыннан, Киров, Түбән Новгород, Самар, Оренбур өлкәләреннән, Татарстанның 17 районыннан килгән кунаклар катнашты. “Ак калфак” Кушнаренкода “Ата йорты”, Краснокамада “Дәү әнинең күңел сандыгы”, Борай, Балтач һәм Туймазы районнарында “Иң шәп дәү әни” дигән чаралар уздырды. Узган елда оешманың тагын 7 бүлекчәсе төзелеп, аларның саны 29га җитте.

Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы да күп кенә мәдәни чаралар уздырды. Ел саен уздыра торган республикада яшәүче татар шагыйрәләренең “Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” чарасын дүртенче тапкыр оештырды. Ул гына да түгел, беренче тапкыр бу чара Казанда да үтте. ”Сәхибҗамал”, “Ихлас” мәчете белән берлектә, җәлилчеләрне искә алу кичәсе һәм балалар Сабантуе уздырды. Агымдагы ел Экология елы булу уңаеннан берничә тапкыр Уфада һәм Кушнаренкода өмәләр үткәрде. Оешма 2017 елда Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында үзенең 15 еллыгын да зурлап билгеләде.

Башкортстан татар конгрессы корылтае

Башкортстан татарлары конгрессы агымдагы елда Казанда узган VI Дөнья татар конгрессына делегатлар сайлау корылтае уздырды. Корылтай Сабантуй белән бер үк көнне узу сәбәпле, чарада татар проблемалары җитәрлек күтәрелмәде. Конгрессның бу елдагы башкарган иң зур эше Иглиндә узган Башкортстан татарлары Сабантуе булды. Оешма агымдагы елда мәгариф мәсьәләләре буенча бер түгәрәк өстәл һәм Дүртөйле шәһәрендә “Туган тел” дип аталган татар җыры республика бәйгесе уздырды. Уфа җәмәгатьчелеге Казанда узган конгресстан соң форум делегатлары белән очрашу уздыруга өмет итсә дә, ул үткәрелмәде.

"Берлек" оешмасы 24 октябрь Уфада узган "Татар кызы-2017" халыкара бәйгесенең төп оештыручысы һәм иганәчесе булды. Башкортстанның рәсми хәбәрдарлык чаралары бу бәйге турында язмалар бирмәде.

"Рамазан" оешмасы дүртенче тапкыр “Сәләт” аланын оештырды. Чара “Сәләт-Кандракүл” дип аталса да, соңгысы Кандракүлдән еракта, Уфа янында узды. Беренче тапкыр “Сәләт фестивале” оештырылды. Шулай ук “Сәләт шигырь театры” эшли башлады.

“Рамазан” оешмасы рәисе Марат Шәрипов октябрь аенда Минтимер Шәймиев конференциясе уздырачагын белдереп, аны башта ноябрь, аннан декабрьгә күчерсә дә, республика хакимиятенең каршы булуы сәбәпле, ул узмады.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рамил Хөсәенов ялгыз пикетта

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге 21 февраль Халыкара ана теле көне уңаеннан, Уфада һәйкәл булмауга ризасызлык белдереп, 25 апрель "Гафу ит, Тукай" һәм 31 август Татарстан мөстәкыйльлеген яклап ялгыз пикетлар уздырды. ТИҮ башка оешмалардан аермалы һәрдаим утырышларын уздырып килде, тик зур чаралар уздыра алмады.

"Ватан", "Мирас", "Азатлык" татар яшьләре берлеге, Милли мәҗлес, Республика татарлары мәркәзе, Уфа татарлары мәркәзе кебек оешмаларның ел барышында бөтенләй җаны-тыны чыкмады.

Ел барышында татар оешмалары телне яклап бер генә зур чара да оештырмады, бу мәсьәләдә үшәнлек күрсәтте. Булганнары мәдәни чаралардан гыйбарәт иде.

Төмәнәктә Ык буе авыллары Сабантуе күренеше

2017 елда Туймазы районының Төмәнәк авылында тарихи-мәдәни үзәк ачылды. Шушы ук авылда беренче тапкыр Ык буе авыллары Сабантуе узды. Бу чарада республика җитәкчелеге катнашмады һәм аның турында рәсми мәгълүмат чараларында хәбәр бирү тыелды.

Узган елда Татарстанның Башкортстандагы вәкиле яңартылды. Яңа вәкил Ранэль Зиннәтуллин берничә тапкыр татар җәмәгатьчелек оешмалары белән очрашу уздырып яңа сулыш өрергә тырышса да, эшчәнлеккә тәэсир итә алмады.

Башкортстан Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында казна акчасына татар телендә нибары 7 китап чыкты. Аның да икесе балар өчен, икесе – электрон китаплар.

2017 елда бакыйлыкка күчүчеләр арасында билгеле сатирик Рәдиф Тимершин, шагыйрәләр Кәүсәрия Шәфыйкова һәм Нәфисә Хәбибдиярова, Туймазы шәһәрендә яшәүче милли хәрәкәт ветераны Замир Низаметдинов та бар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.