Путин Татарстан прокуроры Нәфыйковны орден белән бүләкләде

Илдус Нәфыйков Татарстан Дәүләт Шурасы утырышында чыгыш ясый

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков "кануннарны ныгытуда, ватандашларның хокукларын яклауда күпьеллык тырыш хезмәте өчен" Дан ордены белән бүләкләнә.

Бу хакта Русия президенты Владимир Путин имзалаган документ хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган. Нәфыйков Дан ордены белән "кануннарны ныгытуда, ватандашларның хокукларын яклауда күпьеллык тырыш хезмәте өчен" бүләкләнә, диелгән.

Элегрәк Русиянең Баш прокуроры Юрий Чайка Нәфыйковны "Бик яхшы хезмәте өчен" (За безупречную службу) түштамгасы белән бүләкләгән иде. Татарстан прокуроры әлеге бүләккә хезмәтен үрнәк булырдай итеп башкаруы, прокуратура оешмаларында озак вакыт һәм бик яхшы хезмәт итүе өчен лаек булды, дип белдерелде.

Нәфыйков мәктәпләрдә татар телен ихтыярига калдыручыларның берсе буларак тарихка кереп кала. 2017 елның 29 ноябрендә ул Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясап, мәктәпләрдә татар теле, хәтта дәүләт теле буларак та, бары ихтыяри гына укытыла ала, дип белдерде. Моңа кадәр Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушкан иде. Нәтиҗәдә мәктәптәпләрдә бу уңайдан күпсанлы "хокук бозулар" теркәлүе турында белдерелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.