Чиләбе өлкәсендә урнашкан Нагайбәк районында Русиянең кече халыклары исемлегенә кертелгән нагайбәкләр яши. Гомум саны 9-10 мең чамасы, диннәре нигездә православ, телләре татар булган бу халыкның килеп чыгышы турында төрле аңлатмалар бар.
Кайбер чыганакларда нагайбәкләрнең ата-бабалары казаклар булган диелә, икенчеләренә күрә алар чыгышы белән нугай йә казан татарларыннан, өченчеләре исә аларны керәшеннәрнең бер өлеше дип саный. Өстәвенә керәшеннәрнең үзләренең дә килеп чыгышы турында соңгы елларда күп бәхәсләр бара. Кайбер галимнәр аларны Явыз Иван Казанны яулаганнан соң чукындырылган татарлар дисә, керәшеннәр үзләре татарларга катнашы булмауны исбатларга тырыша.
Азатлык хәбәрчесе Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районына барып, нагайбәкләр белән аралашып, аларның үткәнен һәм бүгенге көндә ничек көн күрүләрен белешеп кайтты.
Нагайбәк районына кергәч авыл атамаларын күреп ялгыш адашып чит илгә кермәдем микән дип тә уйлап була: Фершампенуаз, Париж, Кассел, Балкан, Арсински, Требиятски... Бу атамаларның килеп чыгуы үзе бер тарих.
Нагайбәк районының барлыкка килүе
Тарихка күз салсак, 1736 елда Русия патшабикәсе Анна Иоанновна әмере белән Ык елгасы буенда Нагайбәк ныгытмасы төзелә һәм башкорт җирләре белән чикләрне ныгытыр өчен анда казаклар гаскәре булдырыла. Ул казак гаскәрен асылда кемнәр тәшкил иткән дигән сорау туа. Бу һәм башка шундый сорауларга белгечләрдә төгәл җавап юк.
Нагайбәк районындагы бер авыл Париж дип атала, исменә туры китереп анда хәтта Эйфель манарасы күчермәсен урнаштырганнар, ул мобил элемтә манарасы буларак хезмәт итә. Авыл үзе кечкенә түгел, 800ләп йорт. Авыл үзәгендә моннан йөз ел элек салынган олы гына бер йортта музей урнашкан. Музейның бер залы нагайбәкләрнең тарихы, ата-бабаларының бу җирләргә күченеп килүләренә багышланган.
"Нагайбәкләрнең кем булулары турында бик күп фикерләр бар һәм әлбәттә, хәзер инде беркем дә нагайбәкләрнең борынгы бабалары кем булганын төгәл әйтә алмый”, ди музей хезмәткәре Людмила Арапова. Аның әйтүенчә, кайберәүләр нагайбәкләр Явыз Иван Казаннан ерак булмаган Арча заставасы җирендә яшәгән арча татарларын чукындырып Уфа губернасына күчерелгән татарлардан килеп чыккан дип саный. Кайберәүләр фикеренчә, нагайбәкләр нугайләр нәселеннән чыккан һәм ислам динен кабул итмичә мәҗүсилектән православ диненә күчкән.
Your browser doesn’t support HTML5
Нагайбәкләр тарихы риваятьләрдә саклана
Нагайбәкләрнең килеп чыгышы турында кайбер аңлатмалар риваятьләрдә дә сакланган. Нагайбәкләргә иң ошаганнарның берсен музей хезмәткәре сөйләде. "Нугайларның хан кызы Сөембикә Казан ханы Җангалига хатынлыкка бирелә. Кияүгә чыкканда Сөембикәне 600 буйдак егет озатып бара. Явыз Иван Казанны яулап алып Сөембикәне Мәскәүгә алып киткәннән соң бу калган 600 егеткә туган якка кайту тыелган була. Аларны Арча заставасына күчерәләр, алар анда татарлар белән кушылып китә һәм чукындырыла, ә соңыннан хәзерге Башкортстан җирләренә күчерелә" дип сөйләде Людмила ханым.
Авылларының сәер атамалары
Башкортстанның хәзерге харитасына күз салсак, анда да Нагайбәк авылын табып була. Нагайбәкләрнең ата-бабалары шунда яшәгәне билгеле һәм исбатланган ди Людмила ханым. "Башкортлар еш кына Русия тәхетенә каршы фетнә күтәргәннәр. Шул җирдә яшәгәнлектән безнең ата-бабаларыбыз башкортларга да, урысларга да салым түләгән булган һәм алар беркайчан да башкортлар күтәргән фетнәләрдә катнашмаган. Шуның өчен патшабикә Анна Иоанновна 1736 елда аларга ул җирне бүләк итә, шунда нагайбәк ныгытмасы төзелә һәм ул ата-бабаларыбызны казаклар катламына кертә. Шул вакыттан нагайбәк-казаклар этнонимы барлыкка килә. Казаклар булгач алар ул вакытта Русия алып барган барлык зур сугышларда катнаша. Алар 1812 елда Наполеонга каршы сугышта да катнашкан, бу вакыйга хәзерге районның авылларына атамалар бирүгә дә сәбәп була”, ди ул.
Хәзерге Нагайбәк районы урнашкан җир элек буш булган. Ул хәтта Русия чикләренә дә кермәгән. Бу җирдә башкортлар һәм кыргыз-кайсак (хәзерге казакълар) халкы дошманлашып торган. Ике халыкны татулаштыру өчен Русия чиген киңәйтергә һәм бу җирләргә патшабикә Анна Иоанновна әмере белән төзелгән Нагайбәк ныгытмасыннан нагайбәк казакларын китерү хәл ителә. Элек мондагы авылларның атамалары урынына саннар гына булган: Верхнеуральск – 1 санлы, Астроленко – 2, Фершампенуаз – 3, Париж – 4, Великопетровка – 5 һәм шулай Казакъстанга кадәр. Шулай итеп 1842 елда бу җирләргә нагайбәк казаклары күченеп килә. Ә инде хәзерге атамалар авылларга 1843 елда Оренбур генерал-губернаторы Обручев тарафыннан бирелә. Ул вакытта бу җирләр Оренбур губернасына кергән. Авылларга кайчандыр нагайбәк казаклары Наполеонга каршы сугышта катнашканда йөргән җирләрнең исемнәрен бирергә карар ителә. Менә шулай Нагайбәк районы авыллары чит илдәге атамаларга ия була: Париж, Фершампенуаз, Кассел.
Нагайбәкләр үзләренең тарихы турында нәрсә белә?
Район үзәге Фершампенуазга килеп җиткәч кичен мәдәният йортында сәнгать төне булачагын белдек. Мондый төннәр елга берничә тапкыр үткәрелә икән. Бирегә нагайбәк авылларыннан фольклор ансамбльләре җыела, барысы да күз явын алырлык милли киемнәрдә, бизәнеп, әзерләнеп килгән. Ләкин, ни кызганыч, ансамбль вәкилләре барысы да өлкән яшьтәге апалар-абыйлар. Тамаша алдыннан кайберәүләре белән аралашып алырга да өлгердек.
Надежда Алексеева үзен саф нагайбәк дип атый. Аның нәселендә нагайбәкләрдән тыш башка милләт вәкилләре белән кушылу булмаган ди ул. Килеп чыгышлары турында ул әбисеннән белгән: "Мин әбиемнән, нишләп соң без шундый кап-каралар: кара чәчле, кара тәнле, дип гел сорый идем. Ә ул миңа, безнең борынгы бабаларыбыз фарсы һәм төрекләр булган дия иде, әмма хәзер галимнәр бит инде башка төрле фикер әйтәләр."
Мәдәният йортында балалар өчен төрле түгәрәкләр дә эшләп килә. Нагайбәкләргә элек-электән тукучылык хас булган. Җәймәләр, сөлгеләр, келәмнәр, хәтта киемнәрен дә нагайбәк хатын-кызлары үзе тукып кигән. Балаларга тукучылык осталыгын үзләштерүдә ярдәм иткән Анна Минеева нагайбәк хатын-кызларының милли күлмәге нинди булганын сөйләде.
Кияүдә булган хатыннар һичшиксез яулык бәйләп йөргән
Хатын-кызның күлмәге туника формасында булган, күлмәк өстеннән алъяпкыч кигәннәр һәм кияүдә булган хатыннар һичшиксез яулык бәйләп йөргән, кыз-бала яулык бәйләмәгән. Киемнәрнең төсләренә килгәндә, гадәттә шакмак төшкән кызыл тукымаларга өстенлек бирелгән, чөнки кызыл төс гомер, ут төсе дип саналган. XIX гасырга кадәр тукыма өчен җепләрне нагайбәк хатыннары табигый буяу белән буяган. Мәсәлән, кызыл төс өчен зирек һәм тал ботакларын кайнатканнан соң калган шулпаны кулланганнар. Шул вакыттан калган киемнәр әле дә төсләрен җуймаган.
Тукучылык түгәрәген җитәкләгән Анна, туку балаларга бик ошый, әмма көндәлектә тукыган әйберләрне кулланган кеше юктыр ди. Шулай да, элеккедән калган тукылган әйберләрне саклап киләләр, мәсәлән, Астроленко авылында дүрт ел элек музей янган булган, янгын сәбәпле барлык экспонатлар юкка чыккан. Бер ел эчендә халык өйләрендә сакланып калган элекке әйберләрне җыеп, музейны торгызган.
Бездә керәшен татары дигәнне ишетергә теләмиләр
Анна ханым нагайбәкләрнең милли киеме турында күп белсә дә, аларның килеп чыгышы турында төгәл әйтә алмады. Ә менә нагайбәкләр үзләрен керәшен татары дип атаганны яратмаулары турында әйтте. "Әгәр сез авыл буйлап һәр өйгә шакып үзегезне кем дип хис итәсез дип сорасагыз, миңа калса, бөтенесе нагайбәк дип җавап бирер. Бездә керәшен татары дигәнне ишетергә теләмиләр, чөнки без керәшен татары булсак, димәк ислам динен саткан булабыз. Димәк, без сатлыкҗаннар. Нагайбәкләр моның белән килешергә һич тә теләми. Бүгенге көндә безнең татарлардан килеп чыкканыбыз төгәл исбатланмаган бит. Бәлки без мәҗүсилектән туры православ диненә күчкәнбездер. Минем әтигә сабый чагында нагайбәкчә сөйләшергә рөхсәт ителмәгән, бу хәтта хурлык дип саналган. Паспортта татар дип язалар иде, ә бит без татарлардан бик тә аерылабыз. Бәлки cовет чорында татарлар дип көчләп тагу шундый тискәре карашка китергәндер дә", ди Минеева.
Егет-кызлар бары тик үз авыл кешесе белән генә гаилә корган
Анна Минеева безгә, хәзерге заманда нагайбәкләр арасында катнаш гаиләләр саны артканы турында да әйтте. Ә шул ук тарихка мөрәҗәгать итсәк, элек район барлыкка килгән вакытларда нагайбәк кешесенә башка милләттән генә да түгел, хәтта шул ук нагайбәк районындагы башка авылдан пар сайлау да катгый тыелган була. Егет-кызларга бары тик үз авыл кешесе белән генә гаилә корырга рөхсәт ителгән.
Нина ханым Саловага 81 яшь. Совет чорында керәшенчә сөйләшүне хупламый иделәр дип искә төшерә ул: "Урамда йөргәндә керәшенчә сөйләшә башласаң урысча сөйләш дип төртәләр иде. Кибеткә кереп сатучыдан "хлеба дайте" дияргә туры килә иде, "ипи бирегез" дия алмадык. Аннан соң инде, Алексей Маметьев Мәскәүгә барып кайткач һәм нагайбәкләрне кече халык исемлегенә керткәннән соң, үз телегездән оялмагыз, бар җирдә дә керәшенчә сөйләшегез дип әйттеләр".
Белешмә. Туган якны өйрәнүче Алексей Маметьев 1923 елның 15 октябрендә Нагайбәк районы Фершампенуаз авылында туа. Бу кешене нагайбәк халкы милләтпәрвәр дип саный. Нәкъ менә ул җитәкләгән милли хәрәкәт җыйган тарихи тикшеренүләр ярдәмендә 1993 елда нагайбәкләр Русиянең асаба халыклары исемлегенә кертелә. Аның тырышлыгы белән авылларда тарихи музейлар ачыла, туган авылы Фершампенуаздагы музей аның исемен йөртә.
Нагайбәкләр бүген үз телендә сөйләшәме?
Парижда туып 79 ел гомер итүче Нина ханым Федорова үзен керәшен татары дип саный, паспортта да татар дип язылганга һич каршы килми.
Яшьләр Париждан китә, чөнки авылда эш табу авыр
"Безне керәшен татарлары диләр һәм без шуңа риза. Татарлар инде без. Паспортта да татар дигән. Минем әти-әнием дә керәшен татарлары булган, аларның документларында да татар дип язылган булган, алардан инде безгә күчкән, бездән балаларыма күчте”, ди ул. Нина ханым сүзләренчә, кызганыч, хәзер яшьләр керәшен телендә бик сөйләшми һәм гомүмән Париждан китә, чөнки авылда эш табу авыр. Бәйрәмнәргә, берәр йолаларга авыл халкы җыеламы дип сорагач, хәзер җыелсалар туган көнгә генә җыелалар инде, ди. Элек каз өмәләренә җыелышу гадәте булган, хәзер авыл халкы казлар да бик асрамый. Бәйрәмнәрдә пешергән иң тәмле ризык нинди дип тә кызыксындык. "Көрник", дип сәер итеп елмаеп җавап бирде ул һәм "ул сездә дә бар, башкача гына атала", дип өстәп куйды. Дөрестән дә, көрникне ничек пешергәнне белгәч, аның татар ашларының төп ризыкларының берсе - бәлеш икәне ачыкланды.
Яңа сораулар
Нагайбәк авылларында булганнан соң тагын да күбрәк сораулар туды: нагайбәкләр үзләренең килеп чыгышын төгәл әйтә алмый, берничә аңлатма бар диләр. Берсе керәшен татарлары белән бәйле, ләкин нагайбәкләр татар сүзен ишетергә теләми, керәшеннәр дип кенә атарга куша. 2000 елда аларны Русиянең кече халыклар исемлегенә кертәләр, нагайбәкләр моның белән бик горурлана, "хәзер инде рәхәтләнеп керәшенчә сөйләшеп була", дип шатлана. Әмма, бу үз кемлегеңне торгызу омтылышы бер буынга гына җиткән сыман, чөнки яшьләр күбесенчә урысча сөйләшә. Шулай итеп, көтеп алынган "аерым халык" исеме, үз телле булу теләге озакка бармаган.
Этнограф фикере
Бу сораулар безне Чиләбегә юл тотарга этәрде. Анда Төбәкне өйрәнү музеенда этнограф, нагайбәкләргә багышланган күп фәнни хезмәтләр авторы Ирек Атнагулов белән күрешеп сөйләштек.
Ирек Атнагулов этнография фәне белән әле бу фәннең төшенчәсен дә белмәгән вакытта ук кызыксына башлаган. "Балачакта миндә Чиләбе өлкәсенең атласы бар иде. Аның бер бите Чиләбе өлкәсендә яшәүче халыкларга багышланган иде. Һәм бу мине аптырашта калдырды – ничек инде Нагайбәк районы бар, ә нагайбәк халкы юк? Балачак кызыксынуы миңа һөнәремне сайларга ярдәм итте дә", ди ул.
1926 елгы җанисәптә нагайбәкләр аерым халык дип аталган
Атнагулов сөйләгәнчә, Нагайбәк районы рәсми рәвештә 1927 елда оеша, ул вакытта ил буйлап милли районнар барлыкка килә башлый. 1926 ел җанисәп нәтиҗәләренә нигезендә нагайбәкләр ул елда беренче мәртәбә аерым халык дип аталган һәм Совет берлеге халыкларының төп исемлегенә кертелгән. Әйтергә кирәк, керәшеннәр ул исемлектә булмаган, бәлки ул вакытта аларның узаңы югары булмагандыр ди галим. Ә нагайбәкләр ниндидер сәбәпләрдән ул исемлеккә аерым халык итеп кертелгән. Ләкин бу озак дәвам итмәгән, 1930 елда аларны янә татарлар дип яза башлаганнар. Ә 1990 елның башында иҗтимагый хәрәкәттән башланган эш соңрак уңышка китергән. Паспортларында "татар" дип язылуга карамастан, нагайбәкләр үзләренең татарларга бәйле булуын кире кага иде. "Без – нагайбәкләр – аерым халык" дип әйтә иде алар" ди Атнагулов. 1980 елның ахырларында нагайбәк активистлары, шул исәптән Алексей Маметьев, милли этник үзаңны торгызу хәрәкәтен башлый. "1990 елның башында хөкүмәт бик либераль иде. Хәтерләсәгез, Ельцин документларны җиңел генә имзалый иде, Күпме ала аласыз, шулкадәр суверенитет алыгыз, дип әйтә иде" ди Атнагулов.
Нагайбәкләр дә моны кулланды һәм 1993 елда беренче тапкыр Русиянең асаба халыклары исемлегенә эләкте. Моның белән нагайбәкләр бик тә горурланды, ә инде 2000 елда өстәмә канун моны тагын бер кат раслады", ди Атнагулов.
Нагайбәкләр казаклар булган, ә казаклар – гаскәриләр, алар үз тарихын гадәттә сакларга тырыша. Асылда нагайбәкләр үз тарихын, кемнәрдән килеп чыгуын бик үк белеп бетерми, 200 ел элек ничек яшәгәннәрен төгәл әйтә алмый. Атнагулов бу сорауга нагайбәкләрнең тарихы 1736 елда гына башлана дип әйтте.
"1736 елда нагайбәкләрнең ата-бабалары – Уфа төбәге керәшен татарларының бер өлеше – казак катламына кртелә. Нагайбәкләр моны нагайбәк тарихының башы дип саный. Аларның килеп чыгышы турында төрле гипотезалар бар, мәсәлән, нугай халкыннан килеп чыккан дигәне, ләкин бу берничек тә расланмаган" ди этнограф. Белгеч фикеренчә, нагайбәкләр өчен төп тарихи даталар:
- 1736 – патшабикә Анна Иоанновна казак дәрәҗәсен биргән
- 1812 – Наполеонга каршы сугышканнар
- 1842 – хәзерге Көнбатыш Башкортстан (Бакалы районы) җирләреннән Көньяк Уралга күченгәннәр
Нагайбәкләрнең ата-бабалары казаклар булып билгеләнгәч хәзерге Башкортстанның төрле урынында яшәгәннәр. Бер ныгытманы, аны Нагайбәк ныгытмасы дип йөрткәннәр, махсус казаклар өчен корганнар. Шул Нагайбәк ныгытмасында яшәгәнгә аларны нагайбәк казаклары дип йөрткәннәр. Ә ныгытма тирәсендә тагын берничә авыл булган, мәсәлән, Бакалы, Сарашлы, Юзеево. Көньяк Уралга күченгәннәрнең күбесе, мөгаен шул Нагайбәк ныгытмасыннан булгандыр. Шуның өчен урыслар аларга нагайбәк казаклары дигәннәр, әмма бу тышкы исем булган. Үзара алар үзләрен хәзерге кебек керәшеннәр дип атаганнар. Атнагулов әйтүенчә, бу күренеш бүгенге көнгәчә сакланган, узара аралашканда алар үзләрен керәшен дип атый, ә урыслар белән аралашканда – нагайбәк дип әйтә.
Кыргыз-кайсаклардан (хәзерге казакълар) чикләрне саклау өчен бу җирләргә бик күп казаклар мәҗбүри күчерелә, Самара якларыннан, Идел буйларыннан, шулай ук Уфа төбәгеннән керәшен татар казаклары да. Күпчелекне урыс казаклары тәшкил иткән әлбәттә, һәм урыслар өчен бу нагайбәк казаклары аңлашылмаган телдә сөйләшкән, үзенчәлекле кием киеп йөргән аерым милләт булып күренгән. Шул сәбәпле нагайбәк казакларында милли узаң барлыкка килә башлаган.
Ә инде 1926 елда дәүләт аларны аерым халык дип язып куйганан соң һәм бер елдан Нагайбәк районы теркәлгәннән соң, нагайбәкләрдә ватан барлыкка килде дигән хис туа. 1930 елда кире татар дип үзгәртүгә карамастан, халык моны хәтерендә саклаган.
"Мин нагайбәкләрнең фольклорын өйрәнгән Геннадий Макаров белән якын дус. Без нагайбәкләрне тарихи яктан да, генетик яктан да һичшиксез Казан татарларыннан чыгып оешкан бер үзенчәлекле халык дип саныйбыз, Әмма Казан галимнәре белән кайбер мәсьәләләрдә аермалар бар", ди Ирек Атнагулов.
Кайбер чыганакларда Көньяк Урал нагайбәкләре өч төркемгә бүленә дигән мәгълүмат бар: төньяк, үзәк һәм көньяк. Бу бүленүне Атнагулов шартлы дип әйтә. "Бу бүленү XX гасыр башында актуаль иде. Ул вакытта көньяк төркеме бар иде, хәзер исә ул юк, чөнки көньяк дигән төркем шул ук XX гасыр башында ислам диненә күчте һәм алар үзләрен татарлар дип йөртә, ләкин ата-бабалары кайчандыр нагайбәкләр булганын беләләр."
Нагайбәкләрнең сөйләшүен ишеткәч, нагайбәк теле – татар теленең диалекты дип әйтеп була. Ләкин нагайбәкләр ул телне аерым тел ди, хәтта 2015 елда нагайбәк-урыс сүзлеген дә чыгарганнар. "Бу инде халыкның милли үзаңны үзенчә аңлавы. Безне бит мәктәптән үк һәр халыкның үз теле булырга тиеш дип өйрәттеләр. Нагайбәкләр дә, әгәр безне аерым халык дип атадылар икән, димәк безнең аерым тел дә булырга тиеш, диделәр. Татар теленнән аерманы эзли башладылар һәм әйтергә кирәк, кайбер татар сүзләрен ишеткәч, дөрестән дә, һич аңлап булмый. Лингвистларның тикшеренүләре дә бар, ләкин бер лингвистик сүзлектә дә нагайбәк теле дигән феномен табылмады. Әлбәттә, бу тел –татар теленең варианты", дип ачыклык кертте галим Атнагулов.
Нагайбәкләрне аерым халык итеп күрсәткән өч әйберне атап була: казак булулары, татар теле һәм православ дине. Бүгенге көндә казаклар инде калмаган, татар телендә яшьләр сөйләшми диярлек, димәк православ дине генә кала, алга таба халыкның үсеше нинди булыр? Ирек Атнагулов әйткәнчә, телне куллану тарая бара, казаклар дигәндә, бу күренеш фольклор дәрәҗәсендә калды диярлек. Нагайбәкләрнең бүгенге көндә үзләрен таныткан төп дәлил булып тарихи истәлек кала. Моны онытмас өчен төрле документаль фильмнар да төшерелә, чаралар үткәрелә.
Видео, текст: Алсу Әхмәт. Фото: Сергей Потеряев