Татарстанның икътисад министры Артем Здунов Дагыстан хөкүмәте рәисе вазифасына тәкъдим ителде

Артем Здунов

Татарстанның икътисад министры Артем Здунов намзәте Дагыстан премьер-министры вазифасына тәкъдим ителгән.

Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы Владимир Васильев Татарстанның икътисад министры Артем Здуновны Дагыстан хөкүмәте җитәкчесе вазифасына тәкъдим иткән. Чәршәмбе Халык җыены сессиясендә парламент депутатлары әлеге намзәтне караячак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Сишәмбе Васильев Дагыстан хөкүмәтен таркату турында фәрман имзалаган иде. Премьер-министр вазифаларын вакытлыча башкарып торучы итеп Анатолий Карибов билгеләнде.

Моңа кадәр Дагыстан хөкүмәтенең рәисе вазифаларын башкаручы Абдусамад Гамидов, аның урынбасарлары Шамил Исаев һәм Раюдин Йосыфовның бюджет акчаларын урлауда шикләнелеп тоткарлануы билгеле булды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 5 февраль эш сәфәре белән Дагыстанда булды.

Артем Здунов 1978 елгы. 2014 елда Татарстанның икътисад министры итеп билгеләнде.