Чаллы мэры: Татар театры ел ахырына күчә, урыс театры уңайлы җиргә урнашырга тиеш

Наил Мәһдиев

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең татар театры ел ахырында яңа бинага күчәчәк дип белдерде, ә урыс театры өчен зуррак бина һәм транспорт ягыннан уңайлырак урын эзләнә диде.

Наил Мәһдиев "Бизнес Онлайн" газетасына белдерүенчә, шәһәрнең татар театры "Колизей" бинасына ел ахырына кадәр күченеп бетәргә тиеш. Анда 300 урынлы зал әзерләнә. Ә инде "Мастеровые" театрына килгәндә, мэр бу проблемны үзенчәрәк күрә.

"Бу 400 урынлы зал булырга тиеш. Машиналар кую урыны яхшы кирәк. Урыс драма театры шулай да зуррак булырга тиеш, ихтыяҗга карап. Урыны әле билгеле түгел. Бәлки, ул Чулман урамында булыр, ЗАГС белән бер юл өстендә. Урыс театры өчен иң мөһиме - транспорт ягыннан җайлы булу. Чулман урамы бу яктан уңайлы. Ләкин, бу - вариантларның берсе генә", ди Мәһдиев.

Урыс театры проектына татар театры яңа бинага урнашып беткәч тотыначаклар.

Татар драма театры да эшли башлаганнан бирле хакимиятләрдән бина мәсьләсен хәл итүне күтәреп килде. Бүгенге көндә театр Чаллының элек Автозавод районы партия комитеты утырган бинага урнашкан.

Чаллы татар драма театры баш режиссеры Фаил Ибраһимов Азатлыкка шәһәр мэрының татар театрын элеккеге төнге клуб бинасына күчерү ниятенә ышанып бетмәвен белдергән, ә бу хәл тормышка ашса, Чаллы татар шәһәре булудан туктаячак дип әйткән иде.

"Колизей" - элек төнге клуб булган, иске шәһәрнең яңа шәһәргә тоташкан җире. "Төзекләндергән очракта да, анда тамашачыны ияләштерер өчен кимендә дистә ел таләп ителә. Халык анда түгел, үзәккә театрга йөри бит", дигән иде Ибраһимов.