Авыл эшмәкәрләренең милләткә ярдәме кими

Your browser doesn’t support HTML5

Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар сүзләренчә, аларның милләткә ярдәме кими. Алар моны эшмәкәрләрне кыен хәлгә куйган кануннар, хөкүмәт ярдәме булмау белән аңлата.

1-3 март Казанда Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләренең VII җыены уза. Пәнҗешәмбе эшмәкәрләр үз проблемнары турында дүрт мәйданда сөйләште. Аерым алганда сүз шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары, крестьян фермер хуҗалыклары, умартачылык һәм җитештерелгәнне эшкәртү һәм сату турында сүз барды. Җомга делегатлар Әлки районы авылларында татар эшмәкәрләренең эше белән танышты, шимбә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узды.

Татар эшмәкәрләре үз эшләре белән генә мәшгульме, әллә алар милләткә дә ярдәмгә киләме? Төрле милли чараларга хәйрия кылырга мөмкинлекләре бармы? Азатлык әлеге сораулар белән эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итте.

Башкортстаннан килгән Ирек Бәкиров табыш кимү сәбәпле хәйриячелектә дә кыенлыклар туа ди.

Ирек Бәкиров

"90нчы елларда милли мәсьәләләрдә, мәдәнияткә, мәктәпләргә ярдәм итү, мәчетләр төзү үзенә күрә модага кергән иде. Мөмкинлек тә булгандыр. Шәһәрләрдә ничектер, хәзер авыларда, кызганыч, эшмәкәрләрнең бу юнәлештә мөмкинлекләре кими. Берничә ел рәттән табыш кими. Хәйриячелекне югалтмас өчен төрле юллар эзлибез.

Берничә ел рәттән безнең табыш кими

Үзем әллә кайчаннан бирле балалар бакчасына пластик ишекләр куйдырырмын дип хыялланам. Иртәгәгә кала, нишләтим. Башкача ярдәм итәбез. Теләк бар ярдәм итәргә, әмма керем җитми", диде Бәкиров.

Марат Ваһапов татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Мордовиядән килгән. Авыл-хуҗалыгында эшләүчеләрнең хәлләре кыен дип әйтә.

Марат Ваһапов

"Сөт ризыкларына, җитештерелгән бодайга бәяләр проблем булып кала. Куйган чыгымнарны гына каплап була. Мондый темплар белән барса, авыл хуҗалыгының үсеше бик авыр хәлдә дип әйтер идем. Мордовиядә (хакимиятләр – ред.) татарларга ярдәм итәбез дип тормыйлар. Алар үз көчләренә генә таяна", ди Марат әфәнде.

Тракторы булгач ул зиратка юл салырга булыша

Пенза өлкәсе татар мохтарияте рәисе Бәкир Акъегетов тә соңгы бер-ике ел эчендә авыл хуҗалыгы эшмәкәрләренә хөкүмәттән ярдәм юк дип әйтә. Аның сүзләренчә, Пенза өлкәсендә татар халкы үз тырышлыгы белән генә татар авылларын саклап кала.

Бәкир Акъегетов

"Авылда эшмәкәр булса ул нинди дә булса ярдәм кыла, чөнки аның машинасы, тракторы була. Тракторы булгач ул зиратка юл салырга да булыша. Ә мәчетләр салганда юл төзү, төзелеш бизнесы булган шәһәрдә яшәүчеләр булыша", ди Акъегетов.

Башкортстан килгән Илһам Акчурин да Азатлыкка хөкүмәт ярдәменең көннән көн азаюы турында сөйләде.

Илһам Акчурин

"Чыгарылган кануннар безгә ярдәм итми, киресенчә, тискәре йогынты ясый. Мисал өчен, итне сату мәсьәләсе борчый безне. Мал чалу цехлары төзеп бетерә алмадык, ә бүгенге таләпләргә күрә, шундый цехта чалганны гына сатып була", ди эшмәкәр.

Вәсим Кәримов шулай ук Башкортстан вәкиле. Ул да бүгенге шартларда хәйрия белән шөгыльләнерлек мөмкинлекләр калмый дип әйтә.

Вәсим Кәримов

"Без ничек ягулык алырга һәм ничек чәчәргә дип уйлап торабыз. Чәчә алабызмы, юкмы дип тә борчылабыз. Сүз ашламалар, төрле химик матдәләр алу турында бөтенләй бармый. Быел күреп торабыз – кар юк. Корылык булса, игенчелектән акча кермәскә мөмкин. Шуңа күрә, ягулык алып тиз генә чәчсәк иде дип торабыз", ди Вәсим әфәнде.

Узган ел Миңнеханов татар авыллары эшмәкәләре җыенында чыгыш ясап, аларның татар милләтен, динне саклауга зур өлеш кертүен телгә алган иде.

"Бүген барыбызны телебез, милләтебез, гореф-гадәтләребезне саклау мәсьәләсе борчый. Әлбәттә, безнең нигез - авыл җирлеге. Авылыбыз бетсә, телебезне, гореф-гадәтләрне, динебезне саклау авыр булачак. Без моны яхшы аңлыйбыз һәм төрле програмнар булдырабыз", диде ул.