5 март Акмәчеттә кырымтатарлар яшәгән Стрелковая бистәсендә төзелеш ширкәте машиналары җирне тишеп, геодезия эшләрен башлаган. Кырымтатарлар моны провокация дип бәяли.
4 март якшәмбе көнне Стрелковая бистәсендә мәчеткә барган юлга "Акура" төзелеш ширкәтенең техникасы чүп түгеп чыкканы мәгълүм булды. Монда яшәгән кырымтатарларга булышырга тырышкан "Милли фирка" җәмәгәть хәрәкәте бу эшләр халыкның мәчеттә узасы җыелышы алдыннан махсус оештырылды дип белдерде.
Бистәдә төзелгән зур мәчетне сүтәргә җыенганнарын күзаллап, кырымтатарлар 6 февраль көнне алмашлап ачлык тоту гамәлен башлаган иде. "Милли фирка" әгъзасы Ринат Шаймарданов сүзләренчә, ачлыкны 60 кеше тоткан, ләкин ул нәтиҗә бирмәгәнен күргәч, 26 февраль туктатырга булганнар.
Мәскәүгә барып пикетлар оештырырга әзер булганын белдергән активистларның берсе, бу бистәдәге кырымтатарларның җитәкчесе Фазыл Ибраимовны 23 мартка хәтле сак астына алганнар. Аны кешеләрдән акча җыюда гаеплиләр. Бу җир тирәсендә вазгыять көн-көннән кискенләшә бара.
Мәчет бинасын пычратып, эченә кереп мәсхәрәләү очраклары да була башлады. Бу инде каршылыкның иң югары нокталарының берсе булды, ләкин гаеплеләр табылмады.
Мәчетне сүтә башласалар, безне дә моннан куып чыгару җиңел булачак, ди монда яшәгән кырымтатарлар. Кайберләренә йортларыгызны үзегез сүтегез, без сезгә аның урынына акча, башка урыннан җир бирербез дигән вәгъдә иткәннәр.
Мондагы кырымтатарларны яклап чыккан "Милли фирка" җитәкчесе Васви Абдураимов Азатлыкка хакимиятләрнең кырымтатарларны бу җирләрдән кысып чыгару гәмәлләре турында сөйләде.
Your browser doesn’t support HTML5
"Кешеләргә 1,7 млн сум тәкъдим итмәкче булалар бу акчага нәрсә эшлисең. Фазыл Ибраимов хакимиятләр белән килешүгә бармаганнан соң аны сак астына алдылар. Монда 40 гәилә, хәзер якынча 200 кеше яши, 42 йорт төзелеп бетте, тагын 100 йорт төзелеп килә.
Сөргенлектән кайткан кырымтатарлар 2006 елда Стрелковая бистәсендә җирләр алып йортлар төзи башлады, ләкин 2014 елдагы аннексиядән соң бу җирләрне алардан чистарту гәмәлләре башланды. Монда "Акура" һәм "Монолит" төзелеш ширкәте "Крымская роза" исемле күп катлы йортлар микрорайоны төземәкче, бу планны Акмәчет шәһәр башкарма комитеты да яклый. Бу җирдә йортлар төзеп урнашкан кырымтатарлар, хакимият һәм төзелеш ширкәте арасында барган низаг февраль аенда тагын да кискенләште" диде Абдураимов.
Шуны да әйтергә кирәк, Стрелковая бистәсе 2006 елда кырымтатарлар тарафыннан самовозврат рәвешендә басып алынган булса да, Украина заманында Кырым хөкүмәте вице-премьеры Псарев җитәкчелегендә җир комиссиясе 2013 елда бу җирне канунлаштыру хакында карар кабул иткән иде, Акмәчетнең генераль планына үзгәрешләр кертәсе генә калган иде. Бу җирдә 13 мең кырымтатар урнашуы көтелә иде. Җирләрне аларга бирү хакында карарлар 2014 елның икенче яртысында чыгарылырга тиеш иде, ләкин 2014 елда Кырымга Русия кергәч, вазгыять икенче якка борылды.
"Эшләрне тәмамлау урынына хакимиятләр кырымтатарларны куып чыгару юлына бастылар, ә җирләрне коммерция ширкәтләренә саталар. Шундый ысул белән Акмәчеттә Балаклавская урамында, Жигулина роща бистәсендә җирләрне кырымтатарлардан инде чистарттылар, монда да шуны эшләмәкчеләр. Хакимиятләр Кырымда кырымтатарсыз Кырымны төзи", ди Васви Абдураимов.
Шулай итеп 2006 елда башланган җир өчен тартышу 2018 елда кырымтатарлар өчен көтелмәгән нәтиҗә белән тәмамлана ала. Хәлбүки 1944 елда алардан тартып алынган йортларның берсе дә кайтарылмады, милекләре компенсацияләнмәде. Кырымга кайтып, җир табып, шунда үзләре төзегән йортларны да хәзер сүтәргә мәҗбүр итәләр. Стрелковая бистәсендәге вазгыять шуның чираттагы мисалы.