Мәскәүдә яһүд университеты ачыла

Махон ХаМеШ институтында укучылар

Яңа университет проектын Русиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясе финанслый. Оештыручылар ике институтны кушу нәтиҗәсендә булдырылган университетны дөньяда билгеле югары уку йорты итәргә тели. Ә менә Казанда татар университеты һаман юк.

Мәскәүдә ачылачак яһүд университетында яһүдләр генә укырга тиеш дигән таләп куймыйбыз, иврит теле укытылачак, милли үзенчәлекләребезне өйрәнүгә дә зур игътибар биреләчәк дип белдерде Азатлыкка яңа уку йортының ректоры Александр Лебедев.

15 елдан артык Русия башкаласында яһүдләрнең ике институты эшләп килә. Махон ХаМеШ Халыкара икътисад-һуманитар институтында кызлар белем ала. Халыкара икътисад, финанс һәм хокук яһүд институтында (XXI гасыр институты) егетләр укый. Лебедев университет оештыру эшләре башланганга кадәр Махон ХаМеШның җитәкчесе иде.

Your browser doesn’t support HTML5

Мәскәүдә яһүд университеты оештырыла

Лиэль Шаляева Махон ХаМеш институтында өченче курста укый, икътисадчы белеме ала. Тумышы белән Әстерханнан. Лиэль сүзләренчә, институтта яһүд традицияләрен үтәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.

Лиэль Шаляева

"Дөньяви белемнәрдән кала институтта мин тулы канлы яһүд тормышында яшим. Мисал өчен, без кичә төркемдәшебезнең туенда булдык. Һәр көнне безнең яһүд тормышы белән бәйле вакыйгалар булып тора. Без шәһәрдәге яһүд җәмгыяте тормышында да катнашабыз.

Укытучылар аңламасын өчен үзара ивритта сөйләшәбез

Көн саен дип әйтерлек безнең җәдвәлдә яһүдилеккә кагылган фәннәр, алар арасында иврит теле дә бар. Без телне өйрәнәбез һәм бөтенебез диярлек аралаша алабыз. Кайвакыт дөньяви фәннәрдән белем бирә торган укытучылар аңламасын өчен үзара ивритта сөйләшәбез. Алар чыннан да берни дә аңламый. Әнә шулай итеп бер-беребездән күчергән, үзара килешкән очраклар да була.

Институтка кадәр иврит телендә сөйләшми идем. Хәзер рәхәтләнеп сөйләшә алам. Израильгә баргач та сөйләшәм. Институт чыннан да яхшы белем бирә. Безгә монда бөтен традицияләребезне үтәү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Без кошер ризык ашыйбыз, шаббатны үтибез, бөтен яһүд бәйрәмнәрен дә үткәрәбез. Бөтенесе дә бик югары дәрәҗәдә оештырылган", ди Шаляева.

Махон ХаМеШ институты бинасы

Махон ХаМеШ​ һәм XXI гасыр институты​ да Русия юстиция министирлыгында хосусый белем бирү оешмасы буларак теркәлгән һәм Русиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясенә карый.

Федерация президенты Александр Борода университет оештырылу уңаеннан 16 февраль үткәрелгән матбугат очрашуында "фәнни һәм академик базасын киңәйтергә омтылган", "яңа халыкара элемтәләр"гә юл ачкан, "яһүди тикшеренүләрне, шул исәптән динне өйрәнүдә булган хезмәтләрне берләштергән", "абруйлы", "дөньяга билгеле югары уку йорты булдыру" максатларыбыз дип белдергән иде.

Александр Лебедев

Лебедев сүзләренчә, рус телендә белем бирү дөньясында танылган брендлы югары уку йорты булдыру теләге әлеге ике институтны кушуга этәргән. Хосусый уку йорты буларак Русия Юстиция министрлыгында теркәлү эшләре әле дә дәвам итә ди ул. "Бу күп баскычлы процесс. Без хәзер аның яртысына җиттек инде, чөнки без нольдән түгел, ә моңа кадәр эшләп килгән ике уку йортын үзгәртеп яңаны – яһүд университетын булдырабыз", диде ул.

Әлеге уку йортын, оештыручы буларак, Русиянең яһүд җәмгыятьләре федерациясе финанслый. Дәүләт казнасыннан финанс ярдәм алуга килгәндә, "әлегә юк, әгәр була калса, без шатланачакбыз кына", ди Лебедев.

Университетта, моңа кадәр эшләп килгән институтлардагы кебек, белем алу түләүле булачак. Әлегә елына түләү 300-360 мең сум тора. Моңа кадәр кызлар аерым институтта, егетләр аерым институтта белем алды, тулай тораклары да аерым иде. Киләчәктә дә бу систем шулай калачак. Лебедев институт биналарын арендага алмауларын, ә федерациянеке булуны әйтә. Бу да чыгымнарны күпкә киметә.

Махон ХаМеШ институтында дәрес

Белем бирү дәүләт стандартларына тулысынча туры китерелгән

Университетта икътисад, информатика, юриспруденция, һуманитар фәннәр белгечлекләренә һәм милли гореф-гадәтләргә, яһүд диненә дә зур игътибар булачак ди оештыручылар. Лебедев сүзләренчә, дөньяви фәннәрдән белем бирү Русия мәгарифендәге дәүләт стандартларына тулысынча туры китерелгән. Дөньяви фәннәр барсы да рус телендә булачак.

"Иврит теле дәрес буларак һәр курста атнасына ике тапкыр бер пар (90 минут) укытылачак. Безнең тагын теләгән студентларга яһүд гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, тарихын һәм шулай ук ивритта классик әдәбиятны өйрәнгән факультатив бар", ди Лебедев. Аның сүзләренчә, дәүләт стандартларына яраклаштырылган дөньяви фәннәр белем бирү програмының төп өлешенә кертелгән, ә факультативлар һәм динне өйрәнү өстәмә булып бара һәм өйрәнү-өйрәнмәү студент теләгеннән тора.

Махон ХаМеШ институты ашханәсе

Университтетка быелның сентябреннән студентлар кабул итү башлана. "Безгә килүчеләр яһүд милләтеннән генә булырга тиеш дигән таләп куймыйбыз, чөнки канунга күрә, без милли, дини, йә булмаса башка билге нигезендә керергә теләүчеләрдән баш тарта алмыйбыз, төп таләп: аларның белемле һәм университетка керерлек баллга ия булулары", диде Лебедев.

* * *

Татарстанның суверенитет декларациясе кабул ителгән еллардан бирле җәмәгатьчелек, галимнәр, зыялылар республиканың үз Милли университетын булдыру идеясен көн кадагыннан төшермәде. Эш башлап карау омтылышлары да булды.

Соңгы елларда бу мәсьәлә тагын күтәрелде. 2017 ел көзендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына юлламада Милли пединститут булдырылачагы турында әйтте. Президент юлламасы нигезендә хөкүмәтнең 2018 елга төзелгән эш планында бу хакта юллар бар. Әмма рәсмиләр аның ничек оештырылачагын әлегә кадәр белдермәде.

Ул арада Татарстанның мәгариф һәм фән, мәдәният, элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыклары Милли университет булдыру тәкъдимен хуплау, әмма соң булу сәбәпле, бу максатка финанс бүлүне быелгы бюджетка кертеп булмау турында белдерде. Бу хакта җавап хаты 2018 елның март башында Мәскәүдә яшәүче татар активисты Илшат Сәетовка килгән.