"Татариянең урыс телле ата-аналары" татар телен атнага ике сәгать укытуны да бетерергә тели

"Татариянең урыс телле ата-аналары" төркеме әгъзалары Русия мәгариф министры һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесенә мөрәҗәгать җибәргән. Анда милли республикаларда ана телләрен ихтыяри укытуда "кешеләр аңын үзгәртеп кору" өчен методик белешмә булдыруны сорыйлар.

Мөрәҗәгать социаль челтәрләрдә "комитет" җитәкчесе Эдуард Носов исеменнән таратылган.

"Республика җитәкчелегенең Русия Конституциясен дә, үз кануннарын да үзләренчә кабул итүен аңлыйбыз, шуңа күрә кешеләрнең аңнарын үзгәртеп кору җиңел һәм тиз булмячак. Ләкин укучыларның ата-аналары тагын 20 ел көтә алмый" диелә хатта.

Авторлар фикеренчә, методик белешмә булдыру "активист ата-аналарны эзәрлекләүләрдән, социаль челтәрләрдәге һөҗүмнәрдән һәм мәктәпләрдәге басымнан коткарачак".

Мөрәҗәгатьтә "республика телен ихтыяри укыту өчен чыгыш ясаучы ата-аналарны психологик яки мәхкәмә эзәрлекләүләренең "шаккатырлык очраклары" турында мисаллар китерелә. Берничә ел элек Түбән Камада Виктория Можарова балаларына татар теле укытырга теләмәве өчен ана хокукыннан мәхрүм ителүдән чак кына кала диелә. Татар теленнән яхшы билге ала алмаганлыктан, аның "дүрткә һәм бишкә генә укучы" балалары сыйныфта икенче елга калган.

Тагын бер активист Диана Фарсинаның "социаль челтәрләрдәге даими һөҗүмнәр аркасында" республикадан китәргә мәҗбүр булуы турында да языла.

Моннан тыш, "кануннар һәм уку планнары турында дөрес мәгълүматның булмавы, медиада мәгълүматның бозып бирелүе нәтиҗәсендә, мәгариф проблемнары очраклымы, махсусмы сәясиләштерелә, милләтара мөнәсәбәтләр кырына күчерелә" диелә.

Мөрәҗәгатьтә тугыз таләп куела. Алар арасында "ана теле" дәресен уку планының мәҗбүри өлешеннән чыгару, урыс телле укучыларның ата-аналарына уку планының вариатив өлешен формалаштыру мөмкинлеге турында белешмә әзерләү, белем бирү турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен "кайнар линия" булдыру бар.

Моннан тыш, республикаларның дәүләт һәм ана телләрен өйрәнүдә "факультативлык" турында ата-аналарга ялган мәгълүмат таратуны тыю, дөрес булмаган мәгълүмат бирүче матбугат чараларыннан хәбәрләрне кире кагарга мәҗбүр итү таләпләре дә бар.

Узган ел ахырыннан Татарстанда татар теле ата-аналар рөхсәте белән атнага ике генә сәгатьткә калды. Ләкин урыс телле укучыларның ата-аналары әлеге карар белән дә килешмичә, төрле инстанцияләргә хатлар язуны дәвам итә.