Женевага эш сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов Швейцария татарлары белән очрашты, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.
Татар телен саклап калу мәсьәләсен Швейцариягә ун елдан артык элек күчеп килгән Гөлҗиһан Кашаева күтәргән. Кашаевлар гаиләсе үзләренең өч баласын да татарча сөйләшергә өйрәтә. Гөлҗиһан ханым фикеренчә, татар телен саклап калу өчен аны популяр Google Translate онлайн-тәрҗемә системасына кертү буенча эш алып барырга кирәк. Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплаган һәм Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка әлеге мөмкинлекне карарга кушкан.
Женевада "Юлдаш" татар-башкорт берлеге эшләп килә. Швейцариядә 150ләп татар һәм башкорт яши.
Рөстәм Миңнеханов берлек вәкилләренә туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга игътибарлары өчен рәхмәт белдергән. "Масштаблы глобализация шартларында күп телләрнең юкка чыгу куркынычы бар. Бу гаять зур проблем. Шуңа күрә моны булдырмас өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Бүген татарларның 30 проценты гына Татарстанда яши, калганнары – Русиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә. Сезнең кебек битараф булмаган кешеләр генә үз телен һәм мәдәниятен саклап калуга зур өлеш кертә. Башкача булса, без аны югалтырга да мөмкин", дигән президент.
Миңнеханов Швейцариядә ике көнлек эш сәфәрендә. 22 мартта ул "Ферринг" фармацевтика ширкәте вәкилләре белән очрашты һәм Лозанна политехник университетында булды.
Татарстан президенты тагын берничә эшлекле очрашу һәм Швейцария-Татарстан эшлекле форумында катнашыр дип көтелә.
Яндексның тәрҗемә хезмәтенә татар теле 2015 елда өстәлде. Хезмәт аша көненә якынча 100 мең тәрҗемә башкарыла.
Моңа кадәр аерым активистлар тарафыннан Google Translate хезмәтенә татар телен өстәү тырышлыкларын ясаган иде. Google Translate-та волонтерлар көче белән тәрҗемә эшләре барды. Милли җанлы яшьләр татар теленә тәрҗемәләрне түләүсез башкарды. Дөнья татар яшьләре форумы бу проектны дәүләт оешмаларына да тәкъдим итеп карады, ләкин әлегә кадәр дәүләттән ярдәм булмады.
Google Translate-ны татарчага тәрҗемә итүче активистларның берсе Ирек Хаҗиев Азатлыкка "яңа телне өстәү бик тиз эш түгел, чөнки тел өстәлсен өчен Google базасында 1 миллион тәрҗемә җыелырга тиеш", дип белдергән иде.